Фаҗига: Татарстанда 4 йөк машинасы бәрелешкән, һәлак булучылар бар [+фото]
10 февраль көнне, сәгать көндезге 9.30 да Алабуга-Ижевск юлының Менделеевск районы турысындагы 25 нче чакрымында "Мерседес-Бенц" йөк автомобиленең 1990 елгы йөртүчесе, фаразлар буенча, "Исудзу" йөк машинасын уза, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, дөрес дистанция сайлый алмый һәм каршысына килүче "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Мерседес-Бенц" йөк машинасы каршы як юнәлешле юлга чыга...
10 февраль көнне, сәгать көндезге 9.30 да Алабуга-Ижевск юлының Менделеевск районы турысындагы 25 нче чакрымында "Мерседес-Бенц" йөк автомобиленең 1990 елгы йөртүчесе, фаразлар буенча, "Исудзу" йөк машинасын уза, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, дөрес дистанция сайлый алмый һәм каршысына килүче "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "Мерседес-Бенц" йөк машинасы каршы як юнәлешле юлга чыга һәм "КамАЗ" һәм "Вольво" йөк машиналарына килеп бәрелә. "Вольво" исә, үз чиратында, "Исудзу" белән бәрелешә. Ахырдан "Вольво", "Исудзу", "Мерседес-Бенц" автомобильләре юлдан түбән төшеп китә. Шушында тәне җәрәхәтләнеп "Мерседес-Бенц" йөртүчесе урында ук җан бирә, ә "КамАЗ" йөртүчесе исә хастаханәгә озатыла.
Татар-Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев