Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фото: Чаллыда Кама елгасыннан суга баткан хатын-кыз гәүдәсе тапканнар

Полициягә туганнары өлкән яшьтәге хатын-кыз югалуы турында 13 октябрьдә хәбәр иткән булган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Яңа Шәһәр Кама пляжында 75 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Суга баткан хатын-кыз турында мәгълүматны вагыйганы күрүчеләр Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 12:28 сәгатьтә хәбәр итә. Өлкән яшьтәге хатын-кызның мәетен ярдан җиде метр ераклыкта елгадан Түбән Каманың «Эз» эзләү төркеме волонтерлары тапкан. Гәүдәне судан алгач, аны полиция хезмәткәрәренә тапшырганнар. Суга баткан хатын-кызның 45 яшьлек кызы әнисен таныган.

Полициягә туганнары өлкән яшьтәге хатын-кыз югалуы турында 13 октябрьдә хәбәр иткән булган.


 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев