Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Фәрхуллин истәлегенә

6 гыйнварда Татар Икшермәсе авыл клубында Фәрит Фәрхуллин истәлегенә багышлап шахмат-шашка ярышлары уздырылды. Мәрхүмнең уллары Альфред, Илдус, Илгизәр, Илһам, Айнур һәм кызы Фәридә әтиләренең туган көннәрен әнә шулай спорт бәйгесе белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый үзе дә шахматчы иде, район беренчелекләрендә даими катнашып килде. Аның үрнәгендә спортның әлеге төрен үз...

6 гыйнварда Татар Икшермәсе авыл клубында Фәрит Фәрхуллин истәлегенә багышлап шахмат-шашка ярышлары уздырылды. Мәрхүмнең уллары Альфред, Илдус, Илгизәр, Илһам, Айнур һәм кызы Фәридә әтиләренең туган көннәрен әнә шулай спорт бәйгесе белән билгеләп үттеләр. Фәрит абый үзе дә шахматчы иде, район беренчелекләрендә даими катнашып килде. Аның үрнәгендә спортның әлеге төрен үз итүчеләр тагын да арткан. Ярышта 40лап кеше катнашуы шул хакта сөйли.

Бәйрәм рухында үткән шахмат ярышында олылар арасында беренчелекне Фәрит абыйның кече улы Айнур яулады. Иске Икшермәдән Нәгыйм Әхмәтзакиров - 2нче, Дилүс Шәрифуллин 3нче урынны алды. Шәрифуллиннар гаиләсе шашка сөючеләргә яхшы таныш. Район беренчелеге дә алар катнашыннан башка узмый. Ә Фәрит Шәрифуллинның улы Рәдиф - шашка буенча яшьләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы булып калган егет. Фәрит Фәрхуллин истәлегенә ярышта 1нче-2нче урыннарны Мәҗит һәм Таһир Шәрифуллиннар яулады. Илдус Биккинин 3нче урынга чыкты. Балалар арасында барган бәйгедә призлы урыннарны Фәрит абыйның дәвамчылары Ләлә, Азалия, Зөлфия, Динә, Язилә бүлеште.

Хәниф Тимербаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X