Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Балкыш" фестивале ветераннарның зирәклеген, халыклар дуслыгының гәүдәләндерә

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында узган "Балкыш - Сияние" үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде.

undefined

"Безнең республикада алтынчы тапкыр уздырыла торган һәм өлкән буын кешеләре өчен зур бәйрәмгә әверелгән  фестиваль тәмамлана, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин. - Шунысы сөендерә, яңа вирус таралу куркынычы белән бәйле чикләүләргә һәм үз-үзен изоляцияләү шартларына карамастан, фестивальнең этаплары республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узды. Сез, йөрәкләре беркайчан да картаюны белмәс кешеләр, шушы сынауларга түздегез. Барыгызга да зур рәхмәт!"

Шулай ук фестивальне оештыручыларына - Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советына җитәкче Хәбир Иштирәковкә рәхмәт әйтеп, парламент җитәкчесе бәйрәм рухы елдан-ел ныгыр, дигән ышанычын белдерде. "Бу проект аша ветераннар яшьләрне, балаларны тәрбияли, бер-берсе белән очраша, аралаша ала, - диде ул. - Сезнең һәрберегез үзешчән сәнгатьнең ветеран хәрәкәтенә күңел кушуы буенча катнаша. Озакка сузылган хезмәт елларыннан соң пенсиягә чыккач та сез актив иҗтимагый тормышыгызны дәвам итәсез. Сезнең һәрберегезнең хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе булып зур уңышларга иреште. Зур нефть химиясе, автомобиль һәм авиация заводлары, фән, спорт, заманча технологияләр үсешендәге уңышлар - шундый зур үсеш потенциалы тупланган регионнар күп түгел".

undefined

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, "Балкыш" фестивале Татарстанда яшәүче ветераннар зирәклегенең һәм халыклар дуслыгының якты чагылышы булды. "Республиканың барлык халыклары бердәм гаилә булып яши, - дип басым ясады ул. - Сезнең иҗатыгызда да тынычлык һәм татулык рухы чагыла, ул безнең төп казанышыбыз булып тора. Күршедә татарлар һәм руслар, чуашлар һәм марилар, мордва һәм башкортлар яши һәм эшли, Казан Кремле территориясендә мөселманнар һәм православие храмнары янәшә тора, сез бер-берегезнең җырларын башкарасыз - татарстанлылар туплаган хәзинә шул түгелме?! Мондый байлыкны кадерләп сакларга кирәк. Шуңа күрә без ветераннарның фестиваль хәрәкәтенә киләчәктә дә ярдәм итәргә ниятлибез".

"Балкыш - Сияние" фестивалендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мөрәҗәгать итте, ул ветераннарның иҗади активлыгы белән аларның сәламәтлеге торышы үзара бәйләнешен билгеләп үтте һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышлар теләде.

undefined

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова видеоэлемтә буенча гала-концертта катнашучыларны котлады. "Киләчәктә без фестивальне киң колач белән дә, катнашучылар саны буенча да, юнәлешләре буенча да киңәйтергә планлаштырабыз", - диде ул.

Фестивальнең быелның язында сайлап алу этаплары уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында беренче тапкыр Zoom-конференцияләр ярдәмендә узды. Йомгаклау концертына Казанда Татарстанның 17 муниципалитетыннан өлкән яшьтәге үзешчәннәр катнашты.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Чыганак: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев