Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын министрлыкка күчерүнең сәбәпләрен аңлатты

Кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан республика Президенты сайлап ала, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

 Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Советының 24 нче утырышы тәмамлангач, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет башлыкларын министр вазифасына күчерү вазгыятенә аңлатма бирде.

“Район башлыкларының Татарстан Хөкүмәтенә эшкә күчүе табигый хәл. Озак вакыт, биш яки аннан да күбрәк ел җитәкче район башлыгы вазифасында чыныгып, республика шәһәрләрендә зур тәҗрибә туплый. Шулай итеп, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры, ә Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков экология һәм табигый ресурслар министры булды”, - диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Президенты кандидатураларны эшлекле кешеләр арасыннан сайлап ала.

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев