Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол җитә. Машинаны кая куясы?

Казанда Дөнья чемпионаты барган көннәрдә транспорт йөреше үзгәрәчәк. Чит илләрдән килгән кунак­ларны һәм җана­тарлар­ны төп каршы алу урыны – “Казан” Халыкара аэропорты һәм тимер юл вокзалы. Андагы хезмәткәр­ләр махсус әзерлек узган инде.

Казанда соңгы елларда җәмәгать транспорты яңар­тылды. 140 автобус, 32 трамвай, 85 троллейбус сатып алын­ган. Автобуслар тагын 210га артырга тиеш һәм өч трамвайга заказ бирелгән. Бу хакта “Татар-Информ” мәгъ­лүмат агентлыгында булган мат­бугат конференциясендә Казан башкарма коми­те­ты­ның транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов сөй­ләде. Аның әйтүенчә, физик мөм­кин­лекләре чикле ке­шеләр дә читтә калмый, Казандагы метрополитенда, автобус-трол­лейбусларның һәркайсында, трамвай­лар­ның 77 процентында инвалидлар йөрү өчен уңайлык­лар тудырылган.


Шәһәрдәге җәмәгать тран­спортлары видеорегис­траторлар белән җиһаз­лан­дырылган, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Шулар аша салондагы һәм кабинадагы хәлне күзәтеп булачак. Байтак кына тукталышларда электрон таблолар куелган. Футболга билет сатып алган һәм тамашачы картасы булган җанатарлар матч көнне транспортта бушлай йөри алачак. FIFA төр­кеме клиент­ларының, шул исәптән волон­терларның да өстенлеге бар, ләкин кулларында аккредитация үткән­леген раслаучы документ булыр­га тиеш. Бу хакта мат­бу­гат конференция­сен­дә Транс­порт һәм юл ху­җа­лыгы министрлыгы­ның транс­порт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров кисәтте.


Ул көннәрдә Казансу янын­дагы “Гаилә үзәге” ти­рәсеннән башлап, “Казан Арена”­га хәтле барлык транспорт чаралары хәрә­кәте тукталачак һәм җәяү­леләр юлы булачак. Шунда хәтле барып җиткәч, машинаны кая куясы, бушлай парковкалар оештырылмыймы? Бу сорау, мөгаен, күп кешене кызыксындырадыр. Казансу янында махсус тукталу урыннары булмаячак. Дөрес, шәхси транспортта матчка килгән җанатарлар өчен сигез парковка каралган. Алар күбрәк зур сәүдә-кү­ңел ачу комп­лекс­лары янын­да оештырыла һәм бар­лыгы 11 мең 430 машина сыйдыра алачак икән. Ә FIFA төркеме клиентларына һәм махсус кунак­ларга “Казан Арена” стадионы янында, Гаврилов урамында машина кую урыннары булдырылган.


Хәер, чемпионат барган көннәрдә Казан урамнарында машиналар кимеячәк, ди­ләр. Сибгат Хәким урамы тулысынча җәяүлеләр урамына әйләнә, Уен вакытында Чис­тай урамының бер өлеше ябыла. Ямашев һәм Адоратский урамнары киселеше җа­н­атарлар өчен шулай ук соң­гы тукталыш булачак. Өчен­че транспорт дамбасында да машиналар хәрә­кәте туктатыла. “Казан Арена” тирәсен­дә яшәү­челәрнең байтагы ул көннәрдә, шәхси машиналарын калдырып, җәяү йөрия­чәк. Һәр фатирга бары бер машина кулланырга рөхсәт кә­газе биреләчәк. Уен тә­мамлангач та, бинадан дәр­рәү чыккан халык ташкынына транспортны озак кө­теп торырга туры килмәячәк. Өч уен кичке тугызда гына башлана. Ул көнне 400 автобус, 23 трамвай, 10 троллейбус эш­ләячәк. Тимер юл вокзалыннан, “Казан Арена”га махсус зур автобуслар да йөртә­чәкләр.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев