Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлҗиһан Хәбибуллина: “Улым Сириягә китәсен әйтмәде”

Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллинның әнисе - Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында яшәүче 80 яшьлек Гөлҗиһан Хәбибуллина улының Сириядә икәнен вафат булгач кына белгән.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул улының кечкенәдән очучы булырга теләвен сөйләде. "Беренче тапкыр укырга керә алмаса да, армиядән кайткач, барыбер үз дигәнен итте", - диде ул.
Гөлҗиһан Хәбибуллина улының бик тәртипле һәм эш сөючән булуын әйтте. Мәктәптә укыганда укытучыларның да, иптәшләренең дә хөрмәт итүләре хакында сөйләде. Әни кеше әйтүенчә, мәктәпкә барганчы Рәфәгать терлекләрне карап китә торган булган. Армиягә киткәнче җирле хуҗалыкта зернотокта, комбайнда эшләгән.

"Мин аңа гел "Сак бул" дип әйтә идем, әмма нишли аласың соң? Үзе шундый иде ул. Ходай аны шулай яраткан. "Әни, мине кайгыртма", - дип кенә әйтә иде. Ул бит ике сугышны үткән иде. Гел куркып яшәдем. Кемнең улы хәрби, шул үзе генә белә торгандыр минем хәлне. Быел эшеңнән чык инде, җитте, булды инде дип сорадым. Юк, эшемне яратам, кая да булса чыгып эшли алмыйм мин диде. Әйтәләр бит, эшенә тугры дип. Менә ул шундый кеше иде. Шул дәрәҗәдә эшен ярата иде", - дип сөйләде Гөлҗиһан Хәбибуллина.

Ул улы янына - Краснодар крае Кореновск шәһәренә барып яшәгән дә булган. "Рәфәгать биштә чыгып китә, уникедә кайтып керә иде", - диде әни кеше. Рәфәгать Хәбибуллин июнь урталарында әнисе белән сөйләшкән, әмма Сириягә китәсен әйтмәгән.

"Миңа берни дә әйтмәде, кая барасың дигәч, монда гына диде. Командировкага дип тә әйтмәде. "Ерак түгел, монда гына барам", - диде. Хатыныннан гына сорый идем, "Оланым саумы", дип. Минем барыбер күңелем сизде. Берара йокламадым, үлгәннәр белән саташтым. Минем карт апам бар 94 яшендә, тагын бер олы кардәшем бар, шуларга шулай йөриләрдер дип уйладым", - диде Гөлҗиһан Хәбибуллина.

Рәфәгать Хәбибуллин былтыр туган ягына кайткан, әнисен Болгар җыенына һәм авылдан 45 км ераклыктагы ишан каберенә алып барган. "Шуларны күрсәтеп калдырды. Мондый хәсрәтне беркемгә дә бирмәсен", - диде ул.

Гөлҗиһан Хәбибуллинаның өч улы бар - олысы Рәшит белән уртанчысы Заһит авылда яшиләр, Рәфәгать - төпчек улы. Гөлҗиһан Хәбибуллина икенче группа инвалид, әмма үзе пешереп ашавын әйтте: "Калган эшләргә улларым булыша". Рәфәгатьнең хатыны Рамилә. Олы уллары Руслан Мәскәү өлкәсендә гаиләсе белән яши, хәрби очучы булып хезмәт итә. Икенче уллары Линарга 16 яшь, мәктәптә укый. Соңгы елларда Краснодар крае Кореновск шәһәрендә яшәгәннәр.

Киленнәре Җәваһирә әйтүенчә, очучының вафат булуы турында хатыны Рамилә Рәфәгатьнең абыйларына хәбәр иткән, алары, әзерләп, әниләренә җиткергәннәр. Очучының туган йортына районнан да, укыган җиреннән дә вәкилләр килгән.

Җәваһирә Хәбибуллина очучының бөтен күңелен эшенә биргән кеше булуын, туган ягын, табигатьне яратуын сөйләде.

Рәфәгать Хәбибуллинның хатыны Рамиләнең апасының кызы Гүзәл Һадиева да абыйсының бик ачык, кешелекле һәм ярдәмчел булуын әйтте. "Бигрәк якты кеше иде. Якыннарына бик йомшак иде. Өйдә дә бик ягымлы, гаиләсе өчен үлеп тора иде, улларын итәгеннән дә төшермәде, оныгын да бик яратты. Хатынына "куяным" дип кенә әйтә иде. Яралангач, без курка идек, ул "Безнең эшебез - сезнең тынычлык өчен Ватанны саклау", - дия иде. Ул үзе өчен түгел, гаиләсе, туганнары, эш өчен яшәде. Көне төне эштә иде. Минем дә улым бар, ничек тәрбияләргә гел киңәшләр бирде. "Батыр бул, яшь солдат", -дия иде. Елга бер генә килә, без аны гел көтеп ала идек", - дип сөйләде Гүзәл Һадиева.

Иске Кулаткы районының "Күмәк көч" газетасы редакторы Майзә Мосеева Рәфәгать Хәбибуллинны бөтен авылдашлары да бик хөрмәт иткәнен әйтте. "Авылдашлары бик кызганалар. Аның яраланганын да искә төшерәләр, ул вакытта аны бит табиблар яңадан җыйганнар дисәң дә була. Гел эштә булуын, бик тырыш икәнлеген искә төшерәләр. "Үзе өчен яшәмәгән дә диярсең", - дип әйтәләр", - диде Майзә Мосеева.

Фотоларда: Гөлҗиһан Хәбибуллина Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Венера Деникеева белән, Хәбибуллиннарның Вязовый Гай авылындагы йорты.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев