Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина: Төп законга төзәтмәләр бала хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия

Илнең Төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән әһәмияткә ия. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шулай дип белдерде.

«Мөһим өлешләрнең берсе – балалар Россия алып барган дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып тора дигән нигезләмәне конституцион норма сыйфатында билгеләү», - диде ул.

Соңгы елларда илдә балаларга бәйле мәсьәләләрнең әһәмияте артты. Балаларны яклау һәм аларның хокуклары, гаилә кыйммәтләре һ.б. белән бәйле төрледән-төрле темалар еш күтәрелә, дип өстәде Удачина.

«Иң мөһиме – әлеге мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм мондый өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора», - дип искәртте балалар омбудсмены.

Фото: татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X