Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокук сакчылары, милиция һәм полиция ветераннарына бәйрәм котлавы

Сезне һөнәри бәйрәмегез - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклибез. Бу тарихи истәлекле көн - фидакарь хезмәтегезгә җәмгыятьнең ихтирам белән карау билгесе ул. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклаудагы эшчәнлегегез һәрчак югары бәяләнә, тормыш-көнкүрештә иминлек тәэмин итүчеләр буларак, кешеләр киеренке вәзгыятьләрдә сезгә таяна. Үз бурычларыгызны закон кушканча үтәп, районда...

Сезне һөнәри бәйрәмегез - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклибез. Бу тарихи истәлекле көн - фидакарь хезмәтегезгә җәмгыятьнең ихтирам белән карау билгесе ул. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклаудагы эшчәнлегегез һәрчак югары бәяләнә, тормыш-көнкүрештә иминлек тәэмин итүчеләр буларак, кешеләр киеренке вәзгыятьләрдә сезгә таяна. Үз бурычларыгызны закон кушканча үтәп, районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милеккә кул сузуларны кисәтү, хокук бозучыларны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәсез. Районыбыз хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминал яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе булып санала. Моннан соң да шулай булыр дип ышанабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кешеләр иминлеге хакына авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев