Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

HRW: Кырымтатарларны эзәрлекләү көчәя

Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда төрле сәбәпләр белән кырымтатарларны эзәрлекләүне көчәйтте, дип белдерә Human Rights Watch (HRW) хокук яклау оешмасы.

"Русия хакимиятләре 2014 елдан башлап Кырымда Русия оккупациясенә ачык каршылык белдерүче кырымтатарларны бертуктаусыз эзәрлекләп килде. Алар сәяси яктан актив кырымтатарларларны экстремист, террорчы итеп күрсәтә, күпләрен кудылар, калганнары үз фикерен белдергән очракта, беракайчан да иминлектә хис итмәсен өчен барысын да эшләде", ди HRW оешмасының Европа һәм Үзәк Азия җитәкчесе Хью Уильямсон.

Русия оккупциясе башыннан Русия хакимиятләре һәм аларның вәкаләтле затлары кырымтатар җәмгыяте әгъзаларын һәм тарафдарларын, шул исәптән журналистлар, блоггерлар, активистларны эзәрлекләүләргә, куркытуларга, кисәтүләргә һәм канунсыз тентүләргә дучар итте.

Хакимиятләргә җибәрелгән шикаятьләр нәтиҗәле тикшерелми. Русиянең Кырымдагы гамәлләрен тәкныйть итүче кырымтатар матбугат чаралары һәм оешмалар ябылды. Шул исәптән Кырымтатар халкы Мәҗлесе дә тыелды.

2015 елдан башлап "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, ким дигәндә 26 кеше кулга алынды. Әлеге оешма Русиядә террорчы дип танылса да, Украина һәм Европаның күпчелек илләрендә тыелмаган.

Октябрьдә Русия хакимиятләре кырымтатар хәрәкәте активисты Сөләйман Кадыровка социаль челтәрләрдә Кырым оккупациясен тәнкыйтьләгән комментарлары өчен сепаратизмда гаепләү белдерде.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев