Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Идән астын"ннан аракы сатасыңмы

Тиздән республикада "идән асты"ннан хәмер сатып ятучыларга көн бетәчәк. Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату тармагын ныклы күзәтү астына алырга җыеналар. Үзгәрешләр авыл кибетләренә дә барып җитәчәк хәтта. Аракы сатып акча эшли башлаганчы, бәясе 200 мең сумга кадәр җиткән махсус җиһаз сатып алырга мәҗбүр итәчәкләр. Татарстанда Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат...

Тиздән республикада "идән асты"ннан хәмер сатып ятучыларга көн бетәчәк. Татарстанда спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату тармагын ныклы күзәтү астына алырга җыеналар. Үзгәрешләр авыл кибетләренә дә барып җитәчәк хәтта. Аракы сатып акча эшли башлаганчы, бәясе 200 мең сумга кадәр җиткән махсус җиһаз сатып алырга мәҗбүр итәчәкләр.

Татарстанда Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлгә керәчәк. Яңалык күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче алкоголь базарына кагыла. Киләчәктә ил күләмендә эшләячәк системаны тәҗрибә рәвешендә республикада сынап карарга булганнар. Бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәт йортында узган очрашуда мәгълүм булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алкоголь базарын тәртиптә тоту федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты. Яңа системаны гамәлгә кертү өчен әзерлек эшләре якын арада ук башланачак.

Ни өчен Татарстан? Бу сорауга Премьер-министр Илдар Халиков ачыклык кертте. "Системаны гамәлгә кертү өчен теләк һәм ихтыяр көченнән бигрәк, мәгълүматлаштыруның да югары дәрәҗәдә булуы кирәк, - диде ул. - 16 авылны исәпкә алмаганда, республиканың барлык төбәкләрендә дә элемтә яхшы. Яңа елга кадәр мәгълүмат технологияләре барып җитмәгән авылларда да мәсьәлә хәл ителәчәк". Алга таба барлык күпләп һәм ваклап сату нокталары спиртлы эчемлекләр әйләнеше турындагы мәгълүматны системада теркәп барырга тиеш булачак. Күпләп сату оешмаларында әлеге яңалык - киләсе елның 1 гыйнварыннан, шәһәрдәге ваклап сатучыларда - шул ук елның 1 июленнән, ә авыл кибетләрендә 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш.

Система ничек эшләячәк? Җитештерүчеләрнең эшен күзәтү әллә ни авыр түгел. Заводтан чыккан әзер продукция күләме хәзер дә исәптә. Ә менә кибет хуҗаларына иң элек Интернетка тоташтырылган компьютер алып куярга туры киләчәк. Әлеге җиһазга махсус программа урнаштыралар. Моннан башка алкогольле эчемлекләр сату тыела. Сатучылардан штрих-кодлы сканер да таләп итәчәкләр. Мәсәлән, бер шешә аракыны сатканчы, аны программа ярдәмендә тикшерергә кирәк. Шешәдәге мәгълүмат дөрес булса, компьютер чек бастырырга фәрман бирә. Әгәр шешәдә язылганнар дөрес түгел икән, компьютер моны шунда ук "тотып" алачак һәм алдау очрагы турында тиешле урынга хәбәр итәчәк. Мәсәлән, аракы шешәсендә аның күләме бер төрле язылган, ә сатучы аны икенче төрле итеп сата. Мондый кибетләргә тикшерүчеләр килгәнне көт тә тор! Җитәкчеләргә - 15 мең, оешмаларга исә 200 мең күләмендә штраф каралган. Ә кафе һәм ресторан хуҗалары товар кабул иткән вакытта хисап тотачак.

Хәмер сатып алучыларга исерткеч эчемлек белән бергә махсус кәгазь дә тоттырырга җыеналар. Аның ярдәмендә өйдә системага кереп, кибеттән алган аракы турында өстәмә мәгълүмат укырга мөмкин. Хөкүмәт йортында кибетләрне җиһазлау күпмегә төшәчәк икәнен дә фаразладылар. Илдар Халиков сүзләренә караганда, сүз якынча 50 мең сум турында бара. Бу - бер кибетне җиһазлау өчен тотылачак акча. Ә кайбер эшмәкәрләр чыгымнар 200 мең суга кадәр җитәргә мөмкин, дип тә фаразлый.

Нигә кирәк? Рөстәм Миңнеханов бу сорауга икеләнерлек урын калдырмаслык итеп җавап бирде. "Алкоголь һәм спиртлы продукция сату тармагында тәртип салырга кирәк, - диде ул. - Бу - законсыз хәмер белән сату иткән өчен штраф күләмен арттыру, җинаять җаваплылыгына тартуга да кагыла. Иң мөһиме - спиртлы сыеклыклар дәүләт күзәтүендә булырга тиеш. Башка юл юк". Республика башлыгы сүзләренә караганда, бүген складларда законсыз әйләнештән алынган 78 тонна продукция юкка чыгарганны көтеп ята. Тиздән бирегә тагын 100 тоннага якын ялган аракы китерәчәкләр. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бүген республикада сатылган хәмернең 40 проценты законсыз исерткечләргә туры килә.


Ватаным Татарстан

Эльвира ВӘЛИЕВА

http://matbugat.ru/news/?id=12897

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев