Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИГЪТИБАР, КОНКУРС! "Мин әни булдым!"

Хөрмәтле дуслар! Тиздән иң якты, матур бәйрәмнең берсе-Әниләр көне якынлаша. Бу бәйрәм барыбыз өчен да бик кадерле. Газиз баласын тугыз ай буе йөрәк астында йөртеп, мең газаплар белән дөньяга китергән, авызыннан өзеп ризык каптырган, җил-яңгырдан саклап үстергән изге затларыбыз алдында без мәңге бурычлы. Ничә яшьтә булуыбызга да карамастан, әниләребез өчен без һаман да бала.

Әлеге олы бәйрәм уңаеннан без дә газета укучыларыбыз өчен фотоконкурс игълан итәргә булдык. Ул «Мин әни булдым!» («Я стала мамой!») дип атала. Конкурс шарты буенча, фотоларда әни булу шатлыгын кичергән мизгелләр сурәтләнгән булырга тиеш. Бәби биләүдә ятамы, бишектә тирбәләме яки әнисе  кочагында назланамы - анысы сезнең карамакта.  Иң мөһиме -әни белән бәбинең иң татлы, бәхетле  чаклары тасвирлансын. Элекке фотолар булса, тагы да яхшырак. Фото астына комментарий язып җибәрсәгез дә була. Кыскасы, сездән җылы, матур, назлы фотолар көтеп калабыз. Конкурска эшләрне sabatannar@rambler.ru адресына юллый аласыз, редакциягә кертеп тапшырырга да мөмкин. Җиңүче saby-rt.ru сайтында фотоларга тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнәчәк (20  ноябрьдә). Җи­ңүчеләрне спонсорларыбыз «Саба сувенирлары» гаи­­­­лә оста­ханәсеннән истәлекле бү­­­ләкләр көтә! Шулай итеп, башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Конкурсы:

"Мин әни булдым!"
Игътибар: конкурс! «Мин әни булдым!»

14 октябрь 2019 - 13:44