Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: Рөстәм Миңнеханов озак вакытлы карантин игълан итте

2014 елның 7 августта чыккан №УП-760 санлы Президент Карары нигезендә Татарстанның Кукмара районы Өлге авылында карантин игълан ителде. Бу хакта Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә. Документта язылганча, Өлге авылында карантин якынча ике ай дәвам итәчәк. Әлеге вакыт эчендә авылга бернинди хайван кертергә яки чыгарырга ярамый....

2014 елның 7 августта чыккан №УП-760 санлы Президент Карары нигезендә Татарстанның Кукмара районы Өлге авылында карантин игълан ителде.

Бу хакта Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Документта язылганча, Өлге авылында карантин якынча ике ай дәвам итәчәк. Әлеге вакыт эчендә авылга бернинди хайван кертергә яки чыгарырга ярамый. Шулай ук мал чалырга, ит сатарга, карантин территориясендә көтүләрне берләштерү, авыру сыерларның сөтен куллану, үлгән терлекләрне ачып карау һәм тиресен салдыру, ветеринар хирургик операцияләр ясау, терлекләргә сулыкларда су эчертү тыела. Авылга чит кешеләр һәм ят транспорт кертелмәячәк (торак пунктына хезмәт күрсәтә торган машиналардан кала).
Исегезгә төшерәбез, Өлге авылында сыер суйганда кулында ярасы булган ир-ат түләмә авыруын йоктырган иде. Хәзерге вакытта ул Республика клиник инфекцион хастаханәдә дәвалана. Аның тормышына куркыныч ярамый.

Кукмара районында себер язвасын юкка чыгаруга багышланган чаралар үтә. Ир белән аралашкан 19 кеше күзәтү астында. Аларда авыру билгеләре табылмаган.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев