Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике атна элек югалган Рамилә Сәлимҗанованың үле гәүдәсе табылган

Кичә ике атна элек югалган Рамилә Сәлимҗанованың үле гәүдәсе табылган. 6 гыйнвар көнне Артур исемле элеккеге йөргән егете белән чыгып киткәннән соң юкка чыккан Рамилә Сәлимҗанованы өч республика (Татарстан, Марий Иле, Чувашия) территориясеннән эзләделәр. Рамилә Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче курсында белем алган, "Форд Фокус" машинасында йөргән. Нәкъ менә шушы...

Кичә ике атна элек югалган Рамилә Сәлимҗанованың үле гәүдәсе табылган.


6 гыйнвар көнне Артур исемле элеккеге йөргән егете белән чыгып киткәннән соң юкка чыккан Рамилә Сәлимҗанованы өч республика (Татарстан, Марий Иле, Чувашия) территориясеннән эзләделәр. Рамилә Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче курсында белем алган, "Форд Фокус" машинасында йөргән. Нәкъ менә шушы "тимер ат" кыз баланың башына җиткән дә инде.
Артур иптәш егете белән Рамиләне үтерү планын алдан уйлап куйган. Кызны Васильево бистәсендә атып үтерәләр. Эзне суыту өчен Рамиләнең сумкасын Марий Иле республикасының Красногорский бистәсендә ташлап калдыралар. Машинаны 300 мең сумга сатып җәбәрәләр. Кулга алынгач, җинаятьче егет кызның мәете яшерелгән урынны күрсәтә.
Рамилә Сәлимҗанованы иртәгә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында җирлиячәкләр, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X