Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике автомобиль һәм мотоцикл бәрелгән: мотоциклчы һәлак булган

Казанда ике автомобиль һәм мотоцикл бәрелү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын берәү җитди җәрәхәтләнгән: мотоцикл беренче автомобиль белән бәрелешкәннән соң, икенчесе астына кергән. Казан ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, кичә сәгать 20.15тә руле артында 31 яшьлек ир утырган "ВАЗ-2114" автомобиле, Залесная урамы ягыннан Горький шоссесы буйлап барганда, күчкәндә...

Казанда ике автомобиль һәм мотоцикл бәрелү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын берәү җитди җәрәхәтләнгән: мотоцикл беренче автомобиль белән бәрелешкәннән соң, икенчесе астына кергән.

Казан ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, кичә сәгать 20.15тә руле артында 31 яшьлек ир утырган "ВАЗ-2114" автомобиле, Залесная урамы ягыннан Горький шоссесы буйлап барганда, күчкәндә юл бирмәгән һәм сул якта баручы 21 яшьлек егет идарә иткән "SUZUKI SV400" мотоциклы белән бәрелешкән. Ул мотоцикл белән автомобиль арасында иминлек тәэмин итәрдәй интервал сайламаган. Бәрелеш нәтиҗәсендә, мотоциклны каршы як полосага ыргыткан, ул анда "Toyota Corolla" автомобиленә бәрелгән.

Бәрелеш шул кадәр көчле булган ки, мотоцикл йөртүчене мотошлем да коткарып кала алмаган: юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, мотоцикл йөртүче җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. Мотоциклның 22 яшьлек пассажиры күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган:аның сул як җилкә сөяге урыныннан күчеп сынган, баш сөяге-баш мие җәрәхәтләнгән, сул бот сөяге ачык яра ясап сынган.

Фото: портал ProKazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев