Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова дүртенчегә кыз көтә?

Фото: Рамил ГАЛИ Казанның Филармония концертлар залында популяр җырчы Илназ Баһның концерты узды. Хәер, Баһ гаиләсенең матур концерты үтте дисәк, дөресрәк булыр, чөнки тамашада артистның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова белән уллары да катнашты.

“Серле мөгез” дип аталган концерт театральләштерелгән тамашага корылган, ягъни аның сюжеты бар. Шуны да әйтергә кирәк, концертта катнашучыларның барысы да парлы иде: Илназ һәм Гүзәлдән кала, Чаллыдан килгән җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, биючеләр Раил Ганиев һәм Айгөл Кыямова, алып баручылар - Чаллы дәүләт драма театры артистлары Чулпан һәм Илфат Әскәровлар. Шулай ук "Сәйдәш" бию театры да катнашты. Концертның сценарий авторлары – Чулпан белән Илфат.



Сюжет буенча, ике гаилә тату гына күрше булып яши. Бер гаиләдә – өч малай булса, икенчесендә өч кыз тәрбияләнә. Әлбәттә, икесе дә бер-берсенә ак көнләшү белән карый, чөнки бер як - кыз, икенче як малай турында хыяллана. Гаилә башлыклары Илназ белән Илфат очраша да, бер-берсеннән малай һәм кыз “ясау” серләрен сорый. Илназ малай “ясау” өчен күршесенә серле мөгез бирә һәм шуны йокларга яткач та, хатыны астына куярга куша. Илназ исә кыз “ясау” өчен хатынының чәнти бармагына ай яктысы төшкәнен көтәргә тиеш була. Ирләр барысын да төгәл эшлиме, әллә уеннан уймак буламы – күп тә үтми Гүзәл - кыз, ә Чулпан малай көтүен хәбәр итә! Әлеге шаян тарих хыялларның тормышка ашуын, моның өчен бары тик чын күңелдән тели белергә кирәклекне аңлатты.



Юмористик тамашаны тамашачы җылы кабул итте, дәвамын карарга теләп, хәтта тәнәфескә чыгарга теләмәделәр. Әлбәттә, концертта моңсу җырлар да башкарылды. Илназ вакытсыз арабыздан киткән яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине искә алды. “Хәния Фәрхи белән еш кына күмәк концертларда очраша торган идек. Хәния апа – халкыбызның, милләтебезнең йөзек кашы. Җырлаган җырларыбыз, әйткән сүзләребез, сезнең алкышларыгыз, уй-фикерләрегез аның якты истәлегенә дога булып барып ирешсен иде. Ул безне ишетә, ул безнең белән. Күптән түгел шушы Филармония концертлар залында Хәния Фәрхине искә алу кичәсе булды. Өч көн буе зал шыгрым тулы иде. Без дә аның репертуарындагы җырны башкардык. “Ышан бары йөрәк авазына” җырын үз иттек, бүген аны сезгә тәкъдим итәбез”, - дип Илназ белән Гүзәл үзәкләрне өзеп Хәния Фәрхи җырын җырлады.



Концертта күбесенчә Илназ Баһ иҗат иткән җырлар яңгырады. Бу хакта Гүзәл шаяртып болай диде: “Илназга бүләккә расходланасы юк. Нинди генә бәйрәм җитмәсен, Илназ миңа өр-яңа җыр язып бирә. Аңа да экономия, миңа да әйбәт!” Сәхнәдә артистларның олы уллары Камил дә чыгыш ясады. Башта ул әтисе белән, аннары үзе генә җырлады. Камил ничә еллар буе әти-әнисе белән йөреп, шулкадәр сәхнәгә ияләнгән ки, җырлаган арада тамашачыга “Бергә!” дип мөрәҗәгать итәргә дә, биеп алырга да тартынмады. Залда утыручы абый-апалары Камилгә тәмле бүләкләр һәм уенчыклар бүләк итте.



Тамашачы Илназ белән Гүзәлнең уртанчы уллары Рамил һәм төпчекләре Марсельне дә күрде. Алар "Бәхетле бул, балам" җыры вакытында сәхнәгә чыкты. Билгеле булганча, бу җырны бер тирәдә бәби алып кайткан Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Гүзәл Идрисова башкара. Җырның көен шулай ук Илназ Баһ иҗат иткән.



"Серле мөгез" концертыннан соң, артистларның җырлау гына түгел, сөйләү, уйнау осталыгы да ачыкланды. Иң мөһиме - аларның һәркайсы үз ролен аңлап, ихлас уйнады. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова: "Ниһаять, "Серле мөгез" Казанда узды. Тамашачыларга җылы алкышлары, бүләкләре һәм чәчәкләре өчен зур рәхмәт! Кабат очрашырга язсын" - дип белдерде.

































http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X