Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна

«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна», — диде Мәгариф һәм фән министры.

Казанның 175нче гимназиясендәге һөҗүмдә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы озату мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыдан гафу үтенде.

«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна… Сөйләве бик авыр. Венера Солтангәрәевна — зур хәрефтән Укытучы., Ул күпме буынны укыткан, күпме чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән! Ул балаларны, коллективны яратты. Искиткеч башлангыч сыйныф укытучысы, җәмәгать эшлеклесе иде», — диде ул Константиновка бистәсендәге зиратта хушлашу мәрасимендә.

Илсур Һадиуллин мәрхүмәнең якыннарына сабырлык һәм сәламәтлек теләде. «Күп санлы укучылар, сезнең хезмәттәшләрегез, республика мөгаллимнәре, мәгариф министрлыгы исеменнән сезнең гаиләгә рәхмәт белдерәбез, сабырлык, сәламәтлек телибез. Ә сезгә, Венера Солтангәрәй кызы, тыныч йокы…», — диде министр.

Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: Гадел Әхмәтҗанов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X