Волонтерлар штабы имамны эзләүне туктатканнар
Яңалыклар

Волонтерлар штабы имамны эзләүне туктатканнар

57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм Гарәп Әмирлекләре гражданы, 62 яшьлек Худжа Абде Наджи Элдим югалганга 11 көн узган иде.


Алар 7 февраль көнне Саранск каласыннан Казанга кайтып барганда юкка чыкты. Соңгы тапкыр юлчыларны Буа районында күрәләр.

Волонтерлар штабы Буа районында имамны эзләүне туктаткан. Чөнки әйләнә-тирәдәге бөтен урман-кырлар карап чыгылган, моннан соң да биредә эшләүнең мәгънәсе юк дип белдерә алар.

Хәзер имамны эзләү Ульяновск юнәлешендә дәвам итәчәк.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев