Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган иҗат-отчет концертларында катнашкан үзешчәннәргә Рәис Миңнеханов рәхмәт сүзен җиткерде

Агымдагы елдан район мәдәният йортларында һәм Шәмәрдәндә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип исемләнгән иҗат-отчет концертлары үтте. Гыйнвар аенда район мәдәният йортында Саба аграр көллият башлап җибәргән җыр-моң эстафетасының язгы сезонын 2 май көнне банк хезмәткәрләре төгәлләде. Район мәдәният...

Агымдагы елдан район мәдәният йортларында һәм Шәмәрдәндә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дип исемләнгән иҗат-отчет концертлары үтте. Гыйнвар аенда район мәдәният йортында Саба аграр көллият башлап җибәргән җыр-моң эстафетасының язгы сезонын 2 май көнне банк хезмәткәрләре төгәлләде. Район мәдәният йортында дүрт ай дәвамында 40тан артык оешма 16 концерт программасы белән чыгыш ясады. Калган оешма-предприятиеләрнең чыгышлары кабат октябрь аеннан дәвам итәчәк һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгында нәтиҗә ясала. Иҗат-отчет концертында һәр авыл җирлеге уңышлы чыгыш ясады. Алар үз казаннарында гына кайнап калмады, чыгышлары белән күрше-тирә авыл халкын да куандырды. Һәркайсысы көчле алкышлар, ихлас рәхмәт сүзләре белән узды. Бу чыгышларның артында күпме хезмәт ята. Юл төзүчеләр, табиблар, укытучылар, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, спортчылар, игенче-механизаторлар һәм башка һөнәр ияләре үзләрен мәдәният хезмәткәре итеп күзаллап сәхнә тәмен тойды, күпме талантлар барланды. Сабабыз элек-электән сәхнә осталарына бай. Мондый җыр-бию бәйгеләре яңаларын табарга, аларны үстерергә мөмкинлек бирә, коллективларны бердәмлеккә чакыра. Артистларның чыгышларында Ватанны ярату, Бөек Ватан сугышы китергән югалтулар, әрнүләр, бүгенге тыныч тормышка гомерләрен бүләк иткән әби-бабайларга рәхмәтләре ачык чагылды. Җыр-биюләрне сәхнәгә әзерләгән һәм башкарган барлык чыгыш ясаучыга ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Мәдәният елында Җиңү хөрмәтенә куйган хезмәтләрегез, сәнгатьне үстерүгә керткән өлешегез үзегезнең тормышыгызга да ямь, киләчәккә дәрт өстәсен.

Чыгышларны мәдәният йортына килеп карый алмаучылар өчен турыдан туры күрсәтеп тә күпме тамашачыга күңелле минутлар бүләк иттегез. Һәрбарчагызга да хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә тигезлек теләп,

Саба муниципаль районы башлыгы

Рәис Миңнеханов.

Банк хезмәткәрләре концертыннан фоторепортаж.

"Яшен", "Рамазан", "Таш" җәмгыяте хезмәткәрләре концертыннан фоторепортаж.

Почта, электр элемтәсе бүлекләре, "Энергосбыт", район электр челтәре хезмәткәрләре концертыннан фоторепортаж.

"Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Спорткомплекс, Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре концертыннан фоторепортаж.

Саба гимназиясе коллективы концертыннан фоторепортаж.

Сабаның сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернаты коллективы концертыннан фоторепортаж.

Район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре концертыннан фоторепортаж.

Саба район хастаханәсе коллективы концертыннан фоторепортаж.

"Сабагаз" идарәсе коллективы концертыннан фоторепортаж.

"Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы коллективы концертыннан фоторепортаж.

Авыл җирлекләре арасында узган смотр-конкурсның йомгаклау концертыннан фоторепортаж.

Саба аграр көллияте коллективы концертыннан фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев