Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет аша гына "Военный билет" сатып баемакчы булганнар

Узган елның җәендә өч дус - 28 яшьлек Александр Антошкин, 31 яшьлек Руслан Исламов һәм 28 яшьлек Андрей Гаврильчев Интернет челтәрендә медицина күрсәткечләре буенча армиядә хезмәт итмичә генә хәрби билет алып бирергә ярдәм итүләре турында белдерү урнаштыралар.Билгеле инде, бушка түгел, акчага ярдәм тәкъдим итәләр. Аларның белдерүенә ике студент «каба». Сөйләшә...

Узган елның җәендә өч дус - 28 яшьлек Александр Антошкин, 31 яшьлек Руслан Исламов һәм 28 яшьлек Андрей Гаврильчев Интернет челтәрендә медицина күрсәткечләре буенча армиядә хезмәт итмичә генә хәрби билет алып бирергә ярдәм итүләре турында белдерү урнаштыралар.Билгеле инде, бушка түгел, акчага ярдәм тәкъдим итәләр.

Аларның белдерүенә ике студент «каба». Сөйләшә торгач, 320 мең сумга килешәләр. Тик менә акчаны бирү Казанда полицейскийлар күзәтүе астында үтә. Акчаны алган «эшкуарлар»ны шунда ук кулга алалар.

Суд Антошкин белән Гаврильчевны 1,5 елга сынау срогы белән 1,5 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итә, ә менә Исламов амнистия буенча җәзадан котыла.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев