Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек булганга качкан

Быел гыйнвар аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторларына үз таләпләре буенча туктамаган “Унике”ле автомобиле артыннан куып китәргә туры килә.

Йөртүченең качарга омтылуы юкка түгел икән, ул исерек булып чыга. Алай гына да түгел, аңарчы ук аек булмаган хәлдә руль артына утырганы өчен машина йөртү таныклыгын алдырганлыгы ачыклана. Автомобиленнән чыгып, ишек алдына кереп китәргә җыенган Х.ның юлына полиция хезмәткәре аркылы төшә. Административ беркетмә төзегәндә ул алкотекторга өрүдән баш тарта, тикшерүне бары тик хастаханәдә үтәм дип тарткалаша. Әмма медицина күрсәтмәсе Х. файдасына булмый. Нәтиҗәдә аңа карата моңарчы да хөкемдә булганлыктан (Питрәч районы суды 2016 елда исерек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен мәҗбүри эш билгели), җинаять эше кузгатылды. Калганы барысы да шул ук сценарий буенча: исерек килеш руль артына утырган өчен 2 ел да 10 айга “права”сыз калу һәм 320 сәгать мәҗбүри эш, шуның өстенә штрафстоянка чыгымнары.

Нияз Галимҗанов,

судья  ярдәмчесе.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев