Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам диненә чакырган яңа хезмәт әзерләнә

“Чакыру” китабының икенчесе февраль аенда дөнья күрәчәк, ди автор Нияз хәзрәт Сабиров.

Февраль аенда Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дигән китабының икенчесе дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дип исемләнгән беренче китабы 2012 елда чыкты. Хәзрәтнең бу беренче хезмәте, һәм монда 26 үрнәк вәгазь урын алган иде. Китапта мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакындагы вәгазьләр дә бар.

Мәчет муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде.

“Чакыру" китабының икенче кисәген әзерләдем, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу яңа хезмәтем өч өлештән торачак. Беренче өлештә - җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылачак. Икенчесендә җомга һәм гает намазлары урын ала. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин булачак. Бу китабым, Иншалла, февраль урталарына әзер булыр, дип ышанам. “Чакыру” имамнар өчен зур ярдәмлек булыр, дип өметләнәбез”.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев