Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек ир үз фатирында янып үлгән

Элеккеге тулай торакның бер бүлмәсендә яшәүче 31 яшьлек егет тереләй янып үлә. Янгын Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең 1/17 нче йортында була. Янгын сүндерүчеләр фаҗигагә китергән сәбәпне тәмәке тарткан килеш йоклап китү сәбәпле урын-җиргә ут кабу дип фаразлыйлар. Егет беркайда да эшләмәгән, еш кына хәмер куллана торган булган. Коткаручылар йорттан тугыз...

Элеккеге тулай торакның бер бүлмәсендә яшәүче 31 яшьлек егет тереләй янып үлә.

Янгын Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең 1/17 нче йортында була. Янгын сүндерүчеләр фаҗигагә китергән сәбәпне тәмәке тарткан килеш йоклап китү сәбәпле урын-җиргә ут кабу дип фаразлыйлар. Егет беркайда да эшләмәгән, еш кына хәмер куллана торган булган.

Коткаручылар йорттан тугыз кешене эвакуациялиләр. Күршедә генә яшәүче 29 яшьлек ханым исле газ белән агулану сәбәпле шифаханәгә озатыла, аны реанимациягә салалар. Шулай ук 38 яшьлек ирне дә шифаханәгә озаталар, аның тормышына куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев