Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“IT-Чемпион” бәйгесе дәвам итә: Саба укучыларына iPad планшет отарга тагын бер шанс

"IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Тик җиңүчеләр тагын да күбрәк булачак әле - шушы көннәрдә республикада конкурсның икенче этабы старт алды. Чараның максаты - Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру. Ә бу эштә республика җитәкчеләренә мәктәп укучылары ярдәм итә. Аларның бурычы...

"IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабында җиңү яулап, iPad алган мәктәп укучылары турында язган идек инде. Тик җиңүчеләр тагын да күбрәк булачак әле - шушы көннәрдә республикада конкурсның икенче этабы старт алды.

Чараның максаты - Татарстан халкы арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру. Ә бу эштә республика җитәкчеләренә мәктәп укучылары ярдәм итә. Аларның бурычы бик гади - ата-аналарына, туганнарына һәм башка өлкәннәргә өйләреннән чыкмый һәм чиратларда утырмый гына фатир, ут, газ, телефон, штрафлар һәм башка дәүләт хезмәтләре өчен түләү юлларын аңлату.

Укучылар өлкәннәргә Татарстанның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә булыша. Әти-әниләренең әлеге сайттан файдаланудагы активлыгы балаларга баллар тупларга ярдәм итә. Тели икән укучы ул балларны бүләкләргә алмаштыра ала. Ә иң күп балл җыючыларга исә iPad лар бирелә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X