Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IV Төрки яшьләр фестивале башланып китте

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге «Татаркино» ДБМО ярдәме белән 18-24 февраль көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында IV Төрки яшьләр фестивален оештыра.

IV Төрки яшләр фестиваленең ачу тантанасы 19 февраль көнне 11:00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советында узды.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашу. Быелгы фестивальдә Россиянең 17 төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшли торган 60 делегат катнаша.

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәләр, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган. Быел чарага яшьләр иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләреннән тыш, яшь кинематографистлар да җыелачак, программа кысаларында «Мир» кинотеатрында ачык кинопоказлар, кино белгәчләре белән очрашачак.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев