Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ижевскта өлешчә җимерелгән йортка хуҗалары кайта башлады

Калган подъездагылар йортның каркасы ныгытылгач кайта алачак, дип белдерәләр төбәк хөкүмәтендә.

Ижевскида газ шартлау аркасында өлешчә җимерелгән йорт фатирларына чәршәмбе көнне хуҗалары кайта башлады, дип хәбәр иткәннәр Удмуртия хөкүмәтендә РИА Новостига.

Удмуртия башкаласында 9 ноябрьдә беренче каттан тугызынчы катка кадәр көнкүреш газы шартлау аркасында сигез фатир тулысынча җимерелгән. Экспертиза үткәрелгәннән соң беренче өч подъезд куркынычсыз дип табылган. Яшәүчеләргә өйләренә кайту мөмкин дип белдерелгән. Чәршәмбе көнне фатир хуҗалары өлешчә өйләренә урнаша башлаганнар.

Калган подъездагылар йортның каркасы ныгытылгач кайта алыр, дип белдерәләр төбәк хөкүмәтендә. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев