Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аппендицит диагнозы буенча операция ясаганда яшь егет хирург гаебе белән җан биргән

Казан хокук саклаучылары 12 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә Рафаэль Мәхмүтовның үлеме турында җинаять эшенә кушылдылар. Һәлак булганның әнисенең ихтыяҗларын Казан хокук саклау үзәге юристы Регина Шакирова яклый. Исегезгә төшерик, үткән елның ноябрендә Рафаэль Мәхмүтов Казанның 12 нче хастаханәсенә китерелә. Шул ук көнне аңа үтә көчле аппендицит диагнозы буенча операция ясала....

Казан хокук саклаучылары 12 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә Рафаэль Мәхмүтовның үлеме турында җинаять эшенә кушылдылар. Һәлак булганның әнисенең ихтыяҗларын Казан хокук саклау үзәге юристы Регина Шакирова яклый.

Исегезгә төшерик, үткән елның ноябрендә Рафаэль Мәхмүтов Казанның 12 нче хастаханәсенә китерелә. Шул ук көнне аңа үтә көчле аппендицит диагнозы буенча операция ясала. Операция барышында аның артериясенә зыян китерелә. Кан күп югалту нәтиҗәсендә, егет 3 нче ноябрьдә җан бирә.

Хәзерге вакытта РФ ҖК 293 нче маддәсенең 2 нче часте буенча шәһәр клиник хастаханәсенең аныкланмаган (әлегә билгесе) табибларына карата җинаять эше тикшерелә ("Саксыз эш итү нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү"). Маддә нигезендә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, дип хәбәр иттеләр Казан хокук саклау үзәгендә.

Искәртеп үтик: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентның үлү факты буенча хезмәт тикшерүен уздыра. Тикшерү барганда, операцияне ясаган хирург эшеннән азат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев