Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан инновация университеты белем бирү сыйфаты буенча - Россиянең иң яхшы вузлары арасында

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты (ИЭУП) илнең дәүләт һәм дәүләти булмаган төбәк югары уку йортларының белем бирү эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча иң яхшы вузлар арасына керде.

Тикшеренүләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы «Социаль навигаторы» тарафыннан үткәрелде.

Бәйсез бәяләүдә РФ территориясендә урнашкан дәүләт университетлары һәм дәүләти булмаган югары белем бирү оешмаларының барлыгы 400 филиалы катнашты. Нәтиҗәдә, Россиянең иң яхшы 38 белем бирү оешмасын үз эченә алган исемлек төзелде.
 

Казан инновация университеты – иң яхшы вузлар арасына кергән Татарстанның бердәнбер югары уку йорты. Бәяләү тәкъдим ителә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфаты, матди-техник яктан тәэмин ителеш, оешма хезмәткәрләренең компетентлыгыннан канәгать булган белем бирү хезмәтләрен алучылар өлеше кебек күрсәткечләр буенча үткәрелде. Казан инновация университеты барлык күрсәткечләр буенча диярлек 10 мөмкинлектән 9 балл җыйды. Туганнары һәм танышларына әлеге вузны тәкъдим итәргә әзер булган студентлар санына килгәндә, әлеге күрсәткеч буенча нәтиҗәләр аеруча югары (9,93 балл).


РИА Новости материаллары буенча

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев