Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан һәм Чаллыда шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Шәһәр халкына Татарстанның төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр үз товарларын алып киләчәк.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). 11 ноябрьдә, шимбә көнне Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанда ярминкәләр ун мәйданчыкта оештырыла.

Башкаланың Совет районында ярминкәләр ике мәйданчыкта үтәчәк: «Казан» агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) Арча, Апас, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылачак, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
 
Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Х.Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре була.
 
Авиатөзелеш районында «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.
 
Мәскәү районында Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен Буа муниципаль районыннан китерәчәкләр.
 
Киров районында «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория мәйданчыгында (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак һәм Юдино бистәсендә (Ильич ур., 1) ярминкә эшләячәк.
 
Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) Алексеевск районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе булачак һәм К.Тинчурин исемендәге сквер каршындагы (К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) мәйданчыкта Теләче муниципаль районы фермерлары сату итәчәк.
 
Идел буе районында авыл хуҗалыгы продукциясен «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) сатып алырга мөмкин булачак.
 
Муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ЯАҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.
 
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Г.Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр). Сатуга үз товарларын Тукай, Актаныш, Минзәлә, Азнакай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алып килә.
 
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә оештырыла.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев