Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мәктәбендә һәлак булган 15 яшьлек кызны Курган зиратына җирлиләр

Кыз, күзе начар күрү сәбәпле, беренче парта артында утырган.

Казандагы 175нче мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булган Зөлфия Галимҗанованы Җиңү Проспекты урамында урнашкан йорттан Курган зиратына озаттылар. Аңа 15 яшь булган.

«Бик тыйнак, оялчан бала иде. Кечкенә вакыттан ук әтисе белән җитәкләшеп балалар бакчасына йөрде. Аның күзе начар күрә иде, шуңа беренче парта артында утырган», — дип сөйләде күршеләре.

Икенче күршеләре сүзләренчә, кызның йөрәк авыруы да булган. 

Фото: Гөлүзә Ибраһимова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев