Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан циркы стенасында һава торышын белеп булачак

Хәзерге вакытта цирк бинасында төзекләндерү эшләре бара.

Казан циркының динамик яктырту җайланмасы һава торышына бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Бу хакта, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Марат Айзатуллинга сылтама, РБК Татарстан хәбәр итә.

"Әлеге идея 1968 елда ук барлыкка килгән. Әмма ул заманның технологияләре планнарны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәгән", - дип сөйләгән Марат Айзатуллин.

Хәзерге вакытта динамик яктырту җайланмасы системасы монтажланган инде. Ул сынау режимында эшли, дип искәрткән директор. «Ул Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән көненә ике тапкыр мәгълүмат ала һәм циркның гөмбәзендә аны зурайтып күрсәтә. Кичен цирк бинасы яныннан узган кешеләр иртәгә нинди һава торышы булачагын белә», - диде Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры.

Хәзерге вакытта Казан циркында төзекләндерү эшләре бара. Ул 2018 елның мартында кабат үз ишекләрен ачачак.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев