Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 8 миллион сумлык чыршының утлары кайчан кабыначагы билгеле булды

Казанның Меңъеллык паркында урнашкан төп яңа ел чыршысы утлары 28 декабрьдә кабына. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Быел шәһәрнең төп чыршысы башкача бизәләчәк. Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе...

Казанның Меңъеллык паркында урнашкан төп яңа ел чыршысы утлары 28 декабрьдә кабына. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды. Быел шәһәрнең төп чыршысы башкача бизәләчәк.

Чыршының конструкциясе үзгәрешсез калса да, ылыслы агачка бик күп яңа ел бизәкләре эленәчәк, аны бизи торган "Төнге шәһәр утлары" дип аталган яктылык иллюминациясе тулысынча яңартылачак, дип хәбәр иткән иде "Казгорсвет" берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Габделхаков.
Бизәү өчен классик бизәкләр белән бергә традицион утлар да кулланылачак. Шуңа да быел төп яңа ел чыршысын шәһәр халкы "калдыклардан тегелгән одеял" белән чагыштыра алмас, дигән иде әлеге җитәкче.

Быел аны бизәүгә 8 миллион сумнан артык акча сарыф ителүе хакында да әйтелде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев