Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 8 нче каттан егылып төшеп исән калган 5 яшьлек бала реанимациядән палатага күчерелгән

Өченчекөн Казанда 8 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп исән калган 5 яшьлек бала реанимациядән палатага күчерелгән, дип хәбәр иттеләр бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсендә. Табиблар малайны дәвалауны дәвам иттерә. Баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә. Искәртеп узабыз, кичә Казанда көннең икенче яртысында 5 яшьлек малай 8...

Өченчекөн Казанда 8 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп исән калган 5 яшьлек бала реанимациядән палатага күчерелгән, дип хәбәр иттеләр бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсендә.

Табиблар малайны дәвалауны дәвам иттерә. Баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Искәртеп узабыз, кичә Казанда көннең икенче яртысында 5 яшьлек малай 8 нче каттан егылып төшкән. Шаһитләр әйтүенчә, бала москитлардан саклый торган челтәргә таянып, тәрәзәдән егылып, йорт янкормасына килеп төшә. Ярдәмгә килгән коткаручылар аны табиблар кулына тапшыра.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев