Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда билгеле кешеләр татар телен яклап Instagram-да шигырь укый

"Туган тел" җыры бөтен татар дөньясы буйлап җырланганнан соң, татар теле проблемына активистлар, татар җырчылары һәм укытучылар гына түгел, моңарчы әллә ни мәхәббәт күрсәтмәгән башка бик күп кешеләр дә игътибар җәлеп итә башлады. Instagram-да татар телендә шигырь уку дулкыны башланып китте.

Казанда һәм татар дөньясында шактый билгеле кешеләр һәм эшмәкәрләр, зур ширкәт җитәкчеләре, хәтта хәрбиләр дә, күбесенчә Instagram-да һәм башка социаль челтәрләрдә дә, татарча берәр шигырь яздырып #минтатарчасөйләшәм һәм #говорипотатарски һештэглары белән бер-берсенә эстафета юллый башлады.

Бу марафонны очкычларга билет сатучы ширкәт җитәкчесе, эшмәкәр Азамат Сабиров башлап җибәрде. Ул үзенең кардәше, шагыйрь Сибгать Хәким шигырен укып бирде. Аңа башкалар да кушылып китте.

 

Сабиров үзенең Instagram-ында бу видеоны яздырып президент Рөстәм Миңнехановны да тэг итеп аның игътибарын җәлеп итмәкче булды, әмма аннан бернинди реакция булмады.

Азамат дусларын, танышларын да тэг итеп, аларны да бу чарада катнашырга чакырды. Җырчы Илмира Кәлимуллина һәм композитор Илмир Низамов та аңа кушылып Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләп бирде.

"Иннополис" шәһәрчегендәге ирекле икътисади зона җитәкчесе Игорь Носов элек тә татарча сөйләшүе белән шаккатырган иде. Бу юлы ул бик оста итеп Тукайның "Милли моңнар" шигырен укып татар әдәби классикасын белүен күрсәтте.

Хәйрия оешмасы вәкилләре, балалар футбол клубындагы җитәкчеләрнең берсе, ярымшәрә фотолар куючы гламур кызлар, моңарчы бер татар сүзе кулланмаган булсалар да, эстафетаны кабул итеп, татарча шигырь укудан тартынмады.

Безнең оныклар һәм балалар үз туган телләрен белсен өчен бөтен юллар белән көрәшергә кирәк!

"Казэнерго" оешмасында җитәкче киңәшчесе һәм хәйрия фонды җитәкчесе, блогер Гөлнара Галимова да @rusminnikhanov дип Татарстан президентын тэг итеп, шигырь укып, үзенең 51 мең җанатарына татар телен саклау турында урысча ялкынлы нотык язып куйган: "Татарлар! Уяныгыз! Бу бит безнең туган телебез! Безнең оныклар һәм балалар үз туган телләрен белсен өчен бөтен юллар белән көрәшергә кирәк! Мин өч яшькә кадәр урысча бер сүз дә белми идем. Балалар бакчасына биргәч, ике телдә сөйләшә башлаганмын. Әлегәчә, әти һәм әни "мама, папа" дип дәшергә рөхсәт итми, бары тик татарча сына. Башкача дәшергә, минем телем дә әйләнми."

Эшкәмәкәр Азамат Сабиров башлаган марафонны үзен Русия армиясе ветераны, десантчы һәм, шул ук вакытта, режиссер, сценарист итеп танытучы Василий Белов та катнаша, ул татар телендә берничә сүзне урамда гына өйрәнүен һәм белгән сүзләрдән үзе шигырь иҗат итүен әйтә.

Марафонда катнашучылар татар классикларын гына түгел, башка шагыйрьләрнең әсәрләрен дә укый. Казанда танылган урыс телле журналист һәм журнал мөхәррире Руслан Сираҗетдинов шагыйрь Гомәр Хәйямнең дүртъюллыгын укып бирә.

Татар активистларыннан шигырь марафонына телевидение алып баручысы, блогер Айсылу Лерон да кушыла. Ул Муса Җәлил шигырен укый.

 

​Марафон Казан чикләреннән чыгып, Уфага да барып җитте. Уфадагы "Нур" таеатры актрисасы, телевидение алып баручысы Айгөл Габдуллина шагыйрь Әнгам Атнабаевның "Аэропорт" шигырен Мәскәүнең Домодево һава аланында яздырып куйган.

Элеге инстаграм-эстафетасында катнашкан Айсылу Лерон гламур хатын-кызларга, телевидеоны йолдызларына да чакыру җибәргән. Тик Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровның кызы, арт-проектлар продюсеры, Instargam-ына караганда искиткеч матур тормыш алып баручы Диана Сәфәрова әлеге эстафетаны кабул итмәгән. Һәрхәлдә, аның Instagram битендә Венециядән куелган соңгы постлары арасында татарча шигырь видеосы юк. Русиянең беренче федераль каналы йолдызы Роза Сәбитованың Instagram аккаунтында да татарча шигырь күренми.

https://www.azatliq.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X