Казанда чираттагы "Акыл фабрикасы" узачак
10 февраль көнне 10:00 - 17:00 "Штаб" резиденциясендә чираттагы "Акыл фабрикасы" узачак! Бу юлы телгә алыначак төп тема - милли проектлар һәм аларны гамәлләштерүгә акча җәлеп итү мәсьәләсе.
Программа:
10:00-10:30 ”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу
10:30-11:15 "Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме". Мөхәммәдеева Руфия, ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары
11:15-13:15 Лаборатория. Грантка гариза тутыру.
13:15-14:00 Тәнәфес. Төшке аш.
14:00-16:00 “Татарча фандрайзинг яки Милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты
16:00-16:45 “Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”.
16:45-17:00 Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.
Теркәлү: https://goo.gl/NmJWZs
Казан, Татарстан ур., 20А, "Штаб" резиденциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев