Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

Быел форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша.

14-16 февральдә Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара ел саен авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россия, Германия һәм Беларусь компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин булачак.

Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев