Саба таңнары

Казанда кичәге яңгыр вакытында бер фатирны яшен сугып ут каба [+фото]

Казанда кичә көчле яшен вакытында Җиңү проспектындагы фатирга ут капкан, бу хакта халык портал корреспонденты Михаил җиткерде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын турында хәбәр сәгать 13:04 дә җиткерелгән.

- Яшеннән соң шундук төтенләде. Бу, йә шарсыман яшен, йә яшен аркасында электр чыбыгы "замыкать" иткән - дип сөйләде вакыйганы күрүче.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгынны тулысынча 13:21 дә сүндергәннәр, аның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, бу хәлдә берәү дә зыян күрмәгән.Казанда кичәге яңгыр вакытында бер фатирны яшен сугып ут каба.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: