Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Нурсолтан Назарбаевның “Бәйсезлек эрасы” китабы тәкъдим ителде

Казахстан Президенты китапны архив материалларына нигезләнеп язган.

Бүген Казандагы Татарстан халыкларының Дуслык йортында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның “Бәйсезлек эрасы” китабы тәкъдим ителде.

Чараны Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев ачып җибәрде.

“Бүген без бик мөһим чарага җыелдык. Бу бинада тарихи вакыйга уза. Без бик бәхетле, чөнки беренчеләрдән булып, шундый күренекле кеше язган китапны кулыбызга алдык. Нурсолтан Назарбаевның бөтен эшчәнлеге – үз эшеңә бирелгәнлекнең лаеклы үрнәге. Казахстан президенты китапны үзенең шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, архив материалларына нигезләнеп язган. Шуңа күрә әлеге китап күп сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр, аеруча яшьләр өчен иң кирәкле китап булачак. Бу китапны югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен ярдәмлек буларак тәкъдим итәргә кирәк”, - диде ул.

Презентация новой книги Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева

ТР Казах милли-мәдәни мохтарияте Сәгыйть Джаксыбаев Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләренең нык булуын билгеләп узды. “Татар һәм казах халыкларының сәяси, икътисади, мәдәни багланышлары гасырлар буе дәвам итә. Әлбәттә, безнең уңышлы хезмәттәшлек, халыкның матур тормышы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның аңлашып эшләве нәтиҗәсе. Шулай итеп, без даими рәвештә бер-беребезнең эшчәнлеген күзәтеп, тәҗрибә алмашып яшәсәк иде”, - диде ул.

Презентация новой книги Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева

Тәкъдим итү кичәсендә РФ Чит ил эшләре министрлыгының Татарстандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Презентация новой книги Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев