Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк

Совет районындагы урамга яңа исем биреләчәк.

Татарстан башкаласының Совет районындагы бер урамга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында урын алган.

«Казан шәһәренең Совет районында яңадан формалашкан урамга СССРның халык артисты, татар совет театр һәм кино актеры Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы (1958-2012) исемен бирергә һәм алга таба аны «улица Шауката Биктемирова - Шәүкәт Биктимеров урамы» дип атап йөртергә», - диелә документларда.

Шәүкәт Биктимеров Саба районында туган. Үз карьерасында йөздән артык роль башкарган. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле – шуларның иң күренеклесе.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга йөкләнгән.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X