Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшәүче экоактивистка Путинга «Россия суы» акциясендә катнашырга тәкъдим итте

РФ Президентының Россия төбәкләрендә яшәүче экологлар һәм экояклаучылар белән очрашуы видеоконференция режимында узды.

Кичә РФ Президенты Владимир Путинга «Чиста булачак» Татарстан яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашырга тәкъдим итте. Дәүләт башлыгының ил волонтерлары белән аралашуы Эколог Көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көнендә онлайн-режимда узды. Татарстаннан турыдан-туры кушылу Казандагы «Түбән Заречье» пляжы территориясендә, Казан Кремле фонында булды.

«Без сезнең белән Эколог Көнендә очрашабыз, шуңа бәйле рәвештә сезне һәм тормышлары табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган бөтен ил гражданнарын котларга, профессионалларга һәм энтузиастларга, галимнәргә, милли парклар һәм тыюлык хезмәткәрләренә, Министрлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә инде, безнең волонтерларга һәм активистларга, табигатьне саклаучыларга — энергияле, ихлас күңелдән үз эшенә бирелгән кешеләргә иң изге сүзләр. Сезнең экологик акцияләрдә катнашуыгыз, киң мәгърифәтчелек һәм фәнни эшчәнлек алып баруыгыз мөһим һәм хәзер дә алыштыргысыз эш», — диде Владимир Путин, экоактивистларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстанның яшь экологлары исеменнән Диләрә Сатикова чыгыш ясады. Ул республиканың «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләде, әлеге хәрәкәткә быел биш яшь тулды. Бүген хәрәкәт 8 мең яшь кешене берләштерә. Эколог көнендә экоактивистлар «Россия суы» акциясендә катнашты. 60лап кеше «Заречье» пляжында тәртип урнаштырды, ә Рус география җәмгыяте вәкилләре Казансу төбеннән чүп-чар җыйды.

«Узган ел сулыкларны һәм ярларны чистарту чараларында 900 меңнән артык кеше катнашты, алар 24 мең чакрым яр буе линиясен чистарттылар. «Россия суы» — Россиянең экологик киләчәгенә битараф булмаган һәм безнең су объектларын саклап калу һәм чиста, матур илдә яшәү өчен үз вакытыбызны сарыф итәргә әзер булган волонтерларның тулы бер армиясе. Владимир Владимирович, мин сезне "Россия суы“ акциясендә катнашырга чакырыр идем! Бу экология мәсьәләләренә өстәмә игътибар җәлеп итәргә һәм илебездә сулыкларны чистарту акциясенә битараф булмаган тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам», — диде Диләрә Сатикова, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт башлыгы Татарстан вәкиленә чакыруы өчен рәхмәт әйтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уникаль су объектларын саклау — РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы кысаларында «Экология» илкүләм проектының өстенлекле бурычларының берсе.

«Республиканың яшь кешеләре әйләнә-тирә мохиткә ничек карарга кирәклеген үрнәк итеп күрсәтә, һәм алар артында яшүсмерләр дә бара. "Чиста булачак“ активистлары республика яшьләре белән актив эшли. Алар санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша, җәйге ял вакытында балалар һәм яшьләрне экологик агарту эшләре белән шөгыльләнә», — диде ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

ТР Экология министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, «Россия суы» экологик акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул коронавирус пандемиясе белән көрәшү өчен кертелгән чикләүләр аркасында бер айга соңрак башланды. Волонтерлар социаль дистанцияне саклый, битлек һәм перчаткалар киеп чүп-чар җыештыра. Әмма экоактивистлар җитешсезлекләрне бетерергә һәм узган ел күрсәткечләренә ирешергә ниятли.

«Без июнь урталарында Тирән күлне, Зәңгәр күлләрне, Казан янындагы Комсомол күлен, Яр Чаллыда Чулман елгасын, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәттә җыештырырга планлаштырабыз. Җыештыруда гадәттәгечә водолазлар катнаша. Узган елларда алар су төбеннән легаль булмаган паспортлар бәйләмен тапты, быел шешәләр, кирпечләр һәм хәтта суга ташланган чүп-чарлы пакетлар да җыйдылар», — диде спикер.

2019 елда республикада 137 су объектында ярларны чистарту оештырылган, акцияләрдә республикада яшәүче 55 меңнән артык кеше катнашкан. 2020 елда Татарстанда гомуми озынлыгы 1 мең чакрымнан да ким булмаган су объектларының яр буе һәм яр буе территорияләрен чүп-чардан арындыру планлаштырыла, 90нан артык акция планлаштырылган.

«Россия суы» экологик акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Су объектлары янындагы территорияләрне чистартудан тыш, бу акцияләр кешеләр аңында су объектларына карата сакчыл карашның төп принципларын формалаштырырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X