Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керемнәребез һаман саен кимеп торган чорда акчаны ничек җиткерергә

Товар бәяләре көннән-көн арткан, ә керемнәребез һаман саен кимеп торган чорда яшибез. Белгечләр хезмәт хакыбызның 85 процентка кадәрен ашау-эчү һәм кичектереп булмый торган ихтыяҗларга тотуыбызны исәпләп чыгарган инде әнә. Акчасызлык чорын үзегезне бик вакчыл кеше итеп тоймыйча гына үткәреп җибәрү мөмкинлеге бирердәй киңәшләребезне тотып карагыз әле. Файдасы булмый калмастыр, шәт....

Товар бәяләре көннән-көн арткан, ә керемнәребез һаман саен кимеп торган чорда яшибез. Белгечләр хезмәт хакыбызның 85 процентка кадәрен ашау-эчү һәм кичектереп булмый торган ихтыяҗларга тотуыбызны исәпләп чыгарган инде әнә. Акчасызлык чорын үзегезне бик вакчыл кеше итеп тоймыйча гына үткәреп җибәрү мөмкинлеге бирердәй киңәшләребезне тотып карагыз әле. Файдасы булмый калмастыр, шәт.

Азык-төлек

Гаилә бюджетын "кисү"не шуннан башларга туры килә. Чөн­ки күпчелегебез керемнәренең иң зур өлешен нәкъ менә ашау-эчүгә тота. Иң элек искерми торган ризыкларны күпләп сатып алу ягын карагыз. Уяурак булыгыз. Озак саклап була торган теге яки бу азык-төлекнең әйбәт кенә ташламадан сатылуын күрсәгез, ки­рәгеннән ике тапкыр күбрәк алыгыз. Икенче яртысын соң­рак кулланып булачак. Ри­зык­лар­ның бер өлеше туңды­рыл­ган хәлдә дә яхшы саклана.

Товарны кибетнең аскы киш­тәләреннән эзләргә тырышыгыз. Җитештерүчеләр үз товарлары­ның супермаркетларда "күз турысындагы" киштәләргә урнаштыру өчен сатучыларга акча түли. Димәк, ризык бәясен арттырып, безнең кесәгә керә. Шуңа күрә иелергә иренмәсәгез, шактый ук акчагызны янга калдыра алуыгызны белеп торыгыз. Ә инде иң өске киштәләргә иң кыйммәтле товарлар урнаштырыла. Тик бик яхшы сыйфатлы дигән сүз түгел әле бу. Без еш кына бренд өчен кирәгеннән артыгын түлибез. Ә инде тәгаен ризыкларга килгәндә, шәһәр халкына, әйтик, итне базардан гына сатып алырга кирәк­леген (кибеттә 50-100 процентка кыйммәт) искәртик. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, түшкәгә караганда итле өлешен (филе) генә сатып алуы очсызгарак төшә. Ник дигәндә, түшкәнең өчтән бер өле­ше - карыны, сөякләре, мае әрәм­гә чыга. Экономияләү максатыннан, 1-2 тапкыр пешерерлек кечкенә генә кисәкләр алырга тырышыгыз. Боз өчен түлисегез килмәсә, катырылган иткә әйлә­неп тә карамагыз. Зур челтәр кибетләрендә тәкъдим ителә торган вакуумлы төрел­мәдәге иткә дә кызыкмагыз.
Сөт ризыкларына килгәндә, очсызлысына сак карагыз. Кибетләр "кризис өчен" уйлап табылган арзанлы сөт ризыклары белән тулды. Тик аларның күбесенең шул исеме генә "сөт ризыгы", ә җисеме - юк. Димәк, очсыз дигән булып, акчагызны гына җилгә очырачаксыз.

Төрелмәдәге сыр кыйммәтрәк. Әмма 150 граммнан күбрәк алырга ниятләсәгез, шунысын сайлагыз. Чөнки үлчәп сатыла торган сыр тизрәк күгәрә. Белеп торыгыз: сырның күгәргән өлешен кисеп алып, калганын кулланырга ярамый! Сырдагы күгәрек шундук бик тирәнгә үтеп керә. Тозлы (брынза) һәм йомшак (сулугуни, адыгей сыры) сырлар бик тиз кибә. Шуңа күрә аларны 300-400 граммнан күбрәк алырга ярамый (калганын ташларга туры киләчәк). Ә менә үлчәүле атланмайдан, төрелмә­лесендәгегә караганда очсызрак булса да, баш тартыгыз. Чөнки аны, төрле майлар катнаштырып, ялганлап ясау оч­рак­лары бихисап.


Элемтә


Кәрәзле телефоннан үзара сөй­ләшү бушлай булсын дисәгез, гаи­ләгезнең барлык әгъзалары өчен бер оператор хезмәтеннән генә файдаланыгыз. "Звонок-ринг­тон", "автоответчик" кебек әйбер­ләрне сүндереп куегыз, алар һәрвакыт түләүле була. Өч айга бер тапкыр телефон операторында үзегез өчен отышлырак тарифның пәйда булу-булмавын барлагыз.


Кием-салым

"Распродажа" һәм мода артыннан кумагыз. Боларның икесе дә - маркетинг хәйләсе генә. "Распро­дажа"га чыгарылган кием-салым бәясе гадәттәгедән ким түгел.

Кием-салымны "яңа коллекция" бүлегеннән түгел, бәлки га­дәти бүлекләрдән генә алыгыз. Водолазка, джинсы, итәк-блузканың модасы чыкмый бит. Ә менә "яңа коллекция" товарлары - бер сезон өчен генә. Аннан килеп, әйтик, Кытайда эшләнгән ике блузка урынына (очсыз!) берне, әмма кыйммәт­лерәген, сыйфатлырагын сайлап алырга тырышыгыз. Төсе дә уңмас, ярты елдан соң сүтелә дә башламас. Аяк киеменә карата да - шул ук сүз. Кыйммәтле һәм сыйфатлы туфли озакка чыдый һәм аяк табанын да авырттырмый.

Тагын шуны белеп торыгыз: интернет аша сатып алына торган товарлар очсыз түгел инде. Кием-салымны сәүдә үзәкләрендә генә сатып алыгыз. Онлайн-кибетләр аңнарыбызга үтеп кергән чагында гына киемне очсызга сатты. Әмма хәзер инде - үлсәң дә сатмый.

Кышкы кием-салым һәм аяк киемен - җәен, ә җәйгесен, ки­ресенчә, кышын сатып алырга тырышыгыз. Бу киңәшне истә тотканда, киемгә тотыласы акчаның 80 процентка кадәрен янга калдырырга мөмкин (әйтик, сезон алдыннан яхшы хатын-кыз итеге 15 мең сум торса, язын аның бәясе 7,5 мең сум чамасы гына кала).

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев