Саба таңнары

Кеше ашаучылар

Краснодар шәһәре полиция бүлегендә сорау алу бара. Тикшерүчеләр каршында ябык кына, куллары богауланган ир-ат утыра. Аның исеме – Дмитрий Бакшеев.

– Кеше мәетләре белән фотосурәтләр сезнең телефоныгызда каян барлыкка килде? – дип сорыйлар аннан.

– 10 сентябрь көнне иртәнге тугызда йокыдан тордым. Чиләктән кеше башын алып, тиресен тунадым. Аннан соң баш белән кулларны пакетка салдым да чүп савытына ташларга дип урамга чыктым. Баш тиресен пакетка салып тормадым, куаклар арасына гына ыргыттым, – дип тыныч кына сөйли Дмитрий.

– Ни өчен шулай эшләдең? – дигән сорауга, ир җилкәсен сикертеп, тыныч кына җавап бирә: “Бу – ялгышлык булды”.

Әлеге канкойгыч гамәлләре өчен Дмитрий гына түгел, хатыны Наталья да җавап тотачак. Каннибаллар әйтүенчә, алар 30дан артык кешене ашаган.

Очраклы рәвештә тотылганнар

Дмитрий эте белән урамда йөрергә чыкканда телефонын төшереп калдыра. Юл төзәтүчеләр аны табып, коточкыч фотосурәтләргә юлыга: анда бер ир-ат кеше мәетләрен авызына китереп фотога төшкән – имеш, ул аларны ашый. Әлеге телефонны тиз арада полициягә тапшыралар.

Полиция хезмәткәрләре Дмитрийның фатирына ишекне ватып керә. Фатир эченә үтүгә, каннибал котыра-котыра каршылык күрсәтә башлый. Ләкин озак та үтми, аның кулларына богау кидерәләр. Үтерүченең хатыны – 42 яшьлек Наталья исә үзе бирелә.

Берничә сорау алудан соң, коточкыч сер чишелә: ир белән хатын инде 18 ел дәвамында каннибаллык белән шөгыльләнгән. Үтерелгән кешеләрнең итләрен маринадлап, суыткычта саклаганнар. Аларның фатирында тикшерү үткәргәндә суыткычта 7 мәетнең итенә тап булалар. Әлеге хәлдән соң полиция хезмәткәрләре Краснодар өлкәсендә хәбәрсез югалганнарны барлап, аларның туганнарын эзләргә керешә.

Гаугалы, төтенле фатир

Дмитрий белән танышканда Натальяга – 37, ә иргә 30 яшь була. Имеш, автобуста конфликт вакытында Дмитрий аны яклап чыга һәм Наталья иргә гашыйк була. Шул көннән башлап, алар хәрби училищеның тулай торагында яши башлыйлар. Наталья элек училищеда шәфкать туташы булып эшләгән була. Эчү аркасында аны эштән куалар, ләкин бүлмәсен тартып алмыйлар. Ә Дмитрий фатирлар ремонтлау белән шөгыльләнгән. Ир белән хатын еш кына эчү белән мавыккан.

Күршеләре Бакшеевлар яшәгән бүлмәдә һәрвакыт тавыш, төтен булуыннан зарланган. Ләкин алар әлеге гаиләгә сүз әйтә алмаган. Сөйләшү һәрвакыт Натальяның җәнҗал чыгаруы белән тәмамланган. Кем белгән, бәлки курыкканнардыр.

Җирле полициягә дә әлеге пар яхшы таныш булып чыга:

– Әле ир хатынны кыйный, әле хатын – ирне. Ләкин микрорайондагы башка парлар белән чагыштырганда, Бакшеевлар күпкә яхшырак дип уйлый идек, – ди алар.

  • Бакшеевлар яшәгән йорт
 

“Минем әни – кеше ашаучы”

Бакшеевларның уллары Николай 12 яшеннән әби-бабай тәрбиясендә үсә. Ата-анасы бертуктаусыз эчкәнгә, алар оныкларын үзләренә алып кайта.
– Исемдә, “бөтенесенең әти-әнисе бар, минеке юк...” дип, Коля бик еш елый иде, – дип хатирәләрен яңарта бабай кеше.

Ана кеше ярты елга бер мәртәбә шалтыратып, дөньяга тудырганы өчен улыннан акча сорый торган була.

– Мин әнинең кеше ашаучы булуын белгәч, артык гаҗәпләнмәдем, – ди Николай үзе.

Төшке ашка килегез!

Бакшеевларның тормышы күршеләренә бик хәерче тоелган. Имеш, ипи алырга да акчалары юк. Шулай беркөнне Дмитрий үзе яшәгән тулай торакның җитәкчесенә зур гына кәстрүл күтәреп керә. Ләкин күршеләре итле бәрәңгене ашаудан баш тарта. Бакшеев үтенсә дә, тегеләр сыйланырга ашыкмый. Шуннан соң каннибал ачуы чыгып, ишекне бәреп чыгып китә.

Наталья авыру түгел?

Натальяны кулга алуга, психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрәләр. Ләкин күп тә үтми, 18 сентябрьдә аны чыгаралар. Чөнки Наталья сау-сәламәт, аның психик яктан бернинди тайпылышлары юк дип табыла. Димәк, ул аек акыл белән шундый адымга барган?! Шулкадәр җансыз, җирәнгеч адәм булырга кирәк бит!
Хәзерге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Каннибалларга нинди җәза бирелер, әлегә билгесез.

“Жизнь”нан алынды.

http://akcharlak.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 18:06
    Шәһәрдә яңа төр камера: «зебра»да юл бирмәсәң, штраф көт Казанда «зебра»да җәяу йөрүчеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрен фото- һәм видеога төшерүче камера куелды.
    25
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 17:59
    Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.
    28
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:21
    Бөтен дөньяга танылган Бөгелмә җанатары Альберт Кәримов — Олимпиадада үзе күргән хикмәтләр турында Олимпиадада «Бугульма» дип язган Рәсәй флагын тоткан җанатар социаль челтәрләр аша хәзер бөтен дөньга танылды. Кем соң ул? Бу җанатар — Бөгелмә шәһәреннән булган Альберт Кәримов, «ГКС» предприятисе Бөгелмә филиалы директоры.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:20
    Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңел­рәк. Ә тартып-сузып килгән­нәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.
    36
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:17
    Спектакль "Иң күнелле көн" 19 февральдэ Эзмэ мәдәният йортында Тубэн Кама татар дәуләт драма театры балалар өчен Е.Чеповецкийның "Иң күнелле көн" дип исемләнгэн әкият-тамашасын курсәтте.
    47
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:15
    "Виноградинка" Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әчтерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк булачак.
    61
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 16:06
    «Бала бала мин» - Айсылу Габдинова «Алабута»дан соң Ольга Бузова хитын татарчалаштырган (ВИДЕО) Айсылу Габдинованың «Ленинград» төркеме башкаруында «Лабутены» хитын татарча «Алабута» дип җырлавын күпләр хәтерлидер. Бу идеяне мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов белән журналист Данил Сәфәров уйлап тапкан иде. Бүген «Матбугат.ру»да премьера: Айсылу Габдиновадан тагын бер тәрҗемә-күчтәнәч – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җырының татарча варианты.
    85
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:44
    "Татарча солянка" Мәскәүгә юл тота Мәскәү, каршы ал! Татар эстрадасының популяр хитлары һәм танылган башкаручылары белән "Татарча солянка" концерты килә
    51
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:41
    Эш эзләүчеләргә "Казан ярминкәсе"ндә 700 эш урыны тәкъдим итләчәк Эш урыннары белән кызыксынучылар 20-22 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе»нә («Казанская ярмарка») чакырыла. Монда XVIII «Мәгариф. Карьера» махсус күргәзмә программасы буенча «Эш урыннары ярминкәсе» уздырыла.
    62
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 15:39
    Саба җире үз итте Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны бел­мәгән кеше юк. Ул Таҗик­станнан Татарстанга бе­ренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөнья­күләм ярышларда Рос­сия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.
    100
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:14
    Яңа вазифага билгеләнгән Ләйлә Фазлыева планнары белән уртаклашты “Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек яңа сулыш алыр, дип уйлыйм”, - диде вице-премьер.
    117
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:12
    Теләчедә көрәш бәйрәме! Кичә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында һәм 2000 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.
    103
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    398
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:09
    Комсомолга - 100 ел. 2018 Саба аграр көллияте сту­дентларының иҗат-отчет концерты
  • 17 февраля 2018 в 19:22
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ
  • 17 февраля 2018 в 24:22
    Сабада аяз кичтә йолдызлар бураны «купты» 16 февраль кичендә Саба мәдәният йортында районыбыз туып-үскән якташларыбыз – эстрада, театр артистлары, музыкантлар, ди-джейлар катнашында “Йолдызлар бураны” дип исемләнгән җырга-моңга бай матур кичә булды.
    804
    0
    1
  • 19 февраля 2018 в 07:54
    Масленица бәйрәме фаҗига белән тәмамланды 18 февральдә Кизләр шәһәрендә (Дагестан Республикасы) Масленица бәйрәмендә җинәятче — кеше күп җыелган урында ут коралыннан атты.
    793
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 15:43
    6 иң зәвыклы татар җырчысы. Кемнәр алар? 17 февральдә «Пирамида» күңел ачу залында «Болгар радиосы» хитлар концерты булды. Концертта катнашкан иң зәвыклы җырчы кызларның исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.
    490
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 15:41
    Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
    485
    0
    0
  • 17 февраля 2018 в 10:52
    “Утырып еладым. Шатлыктан...” Бу гаилә турында 2015 елда “Ватаным Татарстан”да “Гомерлеккә аласызмы?” дигән язма басылып чыккан иде. Тукай районының Сәмәкәй авылында яшәүче Әлфира Исхакова белән “Нечкәбил” бәйгесендә таныштык. Әниләре өчен җан атып торучы ике кыз җәлеп итте безнең игътибарны. Баксаң, алар – Әлфира апаның тәрбиягә алган кызлары икән.
    401
    0
    3
  • 20 февраля 2018 в 14:04
    Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган «Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә — без күкнең җиденче катында сыман,» — дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында.
    398
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 16:09
    Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.
    377
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 10:01
    САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ Ир-атларның җенес бизләре белән бәйле үзләренә генә хас авырулары булса да, аларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле.
    335
    0
    1