Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кесәне бушатыр чак

Салымнарыгызны түләдегезме? Көн кадагындагы сорау бу! “Юк” дип җавап бирүчеләрнең тагын ике атна чамасы вакыты калды. Билгеле булганча, милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Югыйсә бурычка пеня исәпли башлаячаклар. Ул һәр 100 сумга көненә 30 тиен тәшкил итә. Шул рәвешле республикада яшәүчеләрнең 2 миллиард сум әҗәте җыелган.

Татарстанда барлыгы 2 миллион 280 мең кеше милек салымын түләргә тиеш. Республикада яшәүчеләргә узган ел өчен 6,5 миллиард сумлык түләү исәпләгәннәр. “Аның зур өлеше транспорт салымына туры килә. Әлеге сумма 3,7 миллиард сум тәшкил итә. Икенче урында – милек салымы, җир салымы – өченче”, – дип сөйләде Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

 

Салымчылар “сәлам хатлары”н күп­тән таратып бетергә­н­нәр. Әмма халык арасында, түләү кәгазьләре килмәде, миңа кая мөрәҗәгать итәр­гә, дип баш ватучылар күп әле. Андыйларга эшне озакка сузмыйча, салым хез­мәтенә барырга киңәш ит­теләр. Белгечләргә мөрәҗә­гать итү өчен паспорт та кирәк булачак. Салым тү­ләүчегә квитанция җибә­релмәү очраклары турында Марат Сафиуллин да ис­кәртте. Мәсәлән, милек са­лымының гомуми суммасы йөз сумнан да азрак тәшкил итсә, “сәлам хаты” юллап тор­­мыйлар. Ташламадан фай­даланучылар белән дә шул ук хәл. Ә салым ида­рәсенең рәсми сайтында “шәх­си кабинет”ы булганнарга түләү шунда гына ки­лә. Димәк, өйдән чыгып йөрисе дә юк.

 
Былтыр милек салымын түләүдә үзгәреш тә гамәлгә керде. Хәзер аны икенче төрле түлибез. Бурыч кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Ә моңа кадәр аны инвентаризация бәясеннән түли идек. Белгечләр инвентаризация бәясенең инде күптән искерүен, бүгенге бәяләргә туры килмәвен кат-кат әйтә килде. Нәтиҗәсе күз алдында. Дөрес, яңалык акрынлап кына тормышка ашырылачак. Беренче биш елда түләүдә ташламалар каралган, ягъни салым суммасының коэффициенты түбәнрәк. Тик ул елдан-ел арта бара. Шуңа күрә былтыр йортка салым ник азрак иде дә, быел ул күбрәк, дип аптырап утырасы да юк. Түләү кәгазендә күрсәтелгән сумма белән килешмәүчеләргә исә теркәү органнарына барырга куштылар. Салымчылар теге яки бу кешенең машинасын сатып җибәрүе турында белмичә дә калырга мөмкин бит.

 
Түләү кәгазьләрен гадәттәгечә почта һәм банк бүлекчәләрендә кабул итәләр. Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга да ярый. Кесә телефоны да ярдәмгә килә ала хәтта. Узган атнада Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы дәүләт хезмәтләре кушымтасындагы яңалык турында хәбәр итте. Хәзер аның аша салым түләүләрен дә башкарып була. Моның өчен түләү кәгазе генә кирәк. “Шәхси кабинет”ы булганнарның эше тагын да җайлырак”, – диде Марат Сафиуллин. “Сәлам хаты” кайчан килер икән дип, почта тартмасын сагалыйсы да юк. “Шәхси кабинет” һәркемнең үзенеке булырга тиеш. Шул исәптән балаларныкы да. Салым идарәсе белгечләре “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең соравына ачыклык кертеп, баланың түләү кәгазе әти-әнисенең “шәхси кабинеты”на килә алмый, дип белдерде. Салымчылар белән интернет аша гына эш итәсегез килә икән, гаиләдә һәркемгә шәхси бит ачарга туры киләчәк.

 
Татарстанда физик затларның салым түләү буенча 2 миллиард сум бурычы җыелган. Шуның 60 проценты чамасы транспорт салымына туры килә. “Кызганыч, халык арасында кыйммәтле машина өчен салым түләргә ашыкмаучылар күп. Андыйларга карата катгый чаралар күрергә туры килә”, – диде Марат Сафиуллин. Баксаң, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада бәясе 3 миллион сумнан да кыйммәтрәк булган “тимер ат”лар саны тагын да арткан. Хәзер юлларда шундый 900дән артык машина бар. Гамәлдәге закон нигезендә, мондый милеккә зиннәтле әйберләргә дигән салым исәпләнә. Ул күпкә кыйммәтрәк. Транспорт салымы 100-200 мең сумга җитәргә мөмкин.
1 декабрьгә кадәр милек салымын түләмәүчеләрне язмача кисәтәчәкләр.

 

Тагын бер айдан соң да исәп-хисап ясалмаса, бурычка пеня саный башлаячаклар. Ул һәр 100 сумга көненә 30 тиен тәшкил итә. “Берничә айда шактый зур суммада акча җыелырга мөмкин”, – дип кисәтте Марат Сафиуллин. Әҗәтне суд аша кайтарачаклар. Җитәкче сүзләренә караганда, бүген республикада салым түләүчеләр өчен бөтен шартлар да бар. Атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә салым инспекцияләре кичке сәгать сигезгә кадәр эшли. Моны эш урыныннан китә алмаучылар өчен махсус оештырганнар. Моннан тыш, һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсен эш көне дип игълан иткәннәр. Белгечләр иртәнге сәгать уннан алып көндезге сәгать өчкә кадәр эшли. Салымнарыгызны түләгез генә! Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләр 1,5 миллиард сумлык салым түләвен башкарган.

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев