Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт 2018 елга тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлеген киңәйтте

Исемлеккә өстәмә 60 дару һәм 8 препарат, шул исәптән онкологик, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны дәвалау өчен дарулар кертелгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт 2018 елга тормыш өчен мөһим булган даруларның яңа исемлеген раслаган. Бу хакта Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Дмитрий Медведев киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Мин 2018 елга тормыш өчен кирәкле һәм бик мөһим булган дарулар исемлеген расладым. Исемлеккә өстәмә 60 дару һәм 8 препарат, шул исәптән онкологик, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны дәвалау өчен дарулар керде", - дигән Медведев.

Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, 25 атама буенча ташламалы рәвештә дарулар исемлеге киңәйтелгән. "Әмма даруларны алып булу мөмкинлеген күзәтергә кирәк", - ди Медведев.

Киңәшмәдә вице-премьер Ольга Голодец белдерүенчә, 2016 елда Россиядә дару препаратларының гомуми базары 1 триллион 160 миллиард сумны тәшкил иткән. "2017 елда бу сан 10 процентка артыр дип уйлыйбыз", - дигән Голодец.

Аның сүзләренчә, тормыш өчен мөһим даруларны билгеләгәндә, аларның бәясе арту буенча чикләүләр каралган. "Ягъни исемлек номенклатура буенча үсә. 60 яңа дару кертелде, кайберләренең фармацевтикада зур тәэсире бар һәм күп авырларның дәвалау системасын тамырдан үзгәртә", - ди Голодец.

"Кыйбатлы дарулар исемлегенә өч яңа препарат кертелде. Алар гемофилия, Гоше авыруы һәм склерозны дәвалау өчен кулланыла", - дип хәбәр итә вице-премьер. Шулай ук исемлектән искергән даруларны алып ташлау буенча да тәкъдимнәр әзерләнә.
 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев