Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен өч тел белергә кирәк – Микаел Тоноян
Канадада яшәүче әрмән бизнесмены Микаел Тоноян татар телен “Ана теле” онлайн-мәктәбе аша өйрәнгән.
Хәзерге вакытта Канадада яшәүче әрмән бизнесмены Микаел Тоноян татар телен “Ана теле” онлайн-мәктәбе аша өйрәнгән. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә татар теленә ничек мәхәббәт уянуы һәм телне ничек үзләштерүе турында сөйләде.
“Хәзерге вакытта уңышлы кеше булу өчен кимендә 3 тел белергә кирәк: туган телне, Россиядә аралашу теле булган рус телен һәм дөнья, сәяхәт – инглиз телен”, - диде ул.
“Мин чит телләр институтын тәмамладым. Анда инглиз, итальян, төрек телләре белән таныштым. Әгәр син ике телне белсәң, башкалары җиңел бирелә. Мин татар мәдәниятенә гашыйк булдым. Татар мәдәнияте һәм татар тарихы бик бай, ә боларны белер өчен телне белү кирәк. Шулчак мин татар телен үзлектән өйрәнә башладым. Татар телен төрле электрон ресурслар аша өйрәндем һәм аларның берсе – “Ана теле”. Бу онлайн-мәктәп миңа күпне бирде, үземнең сүз байлыгымны үстерергә, татар телен камилләштерергә ярдәм итте. Минем уйлавымча, “Ана теле” онлайн-мәктәбе бик шәп программа, шуңа анда бернинди дә үзгәрешләр кертергә кирәкми. Минемчә, видеодәреслекләр, күнегүләр һәм сүзлекләр телне үзләштерүдә булыша. Бу программа, әйткәнемчә, миңа күпне бирде, шуңа күрә, ярдәм буларак, үз өлешемне дә кертергә әзермен”, -дип сөйләде Микаел Тоноян.
Микаел Тоноян Татарстан һәм Әрмәнстан җәмгыятен оештырырга һәм Әрмәнстанда беренче татар милли ашлар кафесын ачарга теләвен җиткерде.
“Мин Татарстан-Әрмәнстан җәмгыяте булдырырга телим. Безнең халыкларның тарихы һәм мәдәнияте бик бай. Әмма бер-беребез турында без бик аз беләбез. Шулай ук, Әрмәнстанда беренче татар милли ашлары кафесы ачарга телим,” – диде ул.
“Ана теле” онлайн-мәктәбе – 9 баскычлы белем бирү проекты. Ул 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотографиядән гыйбарәт. Курс сөйләм, язу, грамматик лабораторияләрдән, онлайн-сүзлектән, төркемләп аралашу дәресләрен үткәрү өчен материаллардан, 9 дәрәҗә тестлардан тора. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган очракта, тиешле сертификат бирелә. Быел “Ана теле” мәктәбенең 5 еллегы билгеләп үтелде. Укулар ел саен февральдә башланып, ел дәвамында дәвам итә. Бу ресурстан 50 мең кулланучы файдаланган. 2017 елда бу программа буенча 37 илдә белем алалар.
Фото: личный архив Микаел Тоноян
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев