Саба таңнары

Китте барды Ат елы

Ат елы китте дә барды, Үзенең постын биреп. Урынына Кәҗә килде Бәяләрне күтәреп. Кәҗәнең кирелекләрен Санап бетереп булмый. Ширлек эшләргә ниятләп Мут кына койрык болгый. Бәяңне бик күтәрсәң дә, Кайгырмыйбыз бик алай. Сугыш афәтләре генә Бирмәсен безгә Ходай. Кәҗә елымы, Сарыкмы - Хәерле еллар булсын. Һәрбер йорт куанычларга, Шатлыкка тулып...

Ат елы китте дә барды,

Үзенең постын биреп.

Урынына Кәҗә килде

Бәяләрне күтәреп.

Кәҗәнең кирелекләрен

Санап бетереп булмый.

Ширлек эшләргә ниятләп

Мут кына койрык болгый.

Бәяңне бик күтәрсәң дә,

Кайгырмыйбыз бик алай.

Сугыш афәтләре генә

Бирмәсен безгә Ходай.

Кәҗә елымы, Сарыкмы -

Хәерле еллар булсын.

Һәрбер йорт куанычларга,

Шатлыкка тулып торсын.

Шәмгыя Гыйльманова.

Йосыф-Алан.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: