Саба таңнары

14 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2015 - 13:53
    Саба районында илленче мәчет ачылды
    Моннан бер-ике ел элек Шәмәрдән мәчете ачылышында элеккеге мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый "Җомга көнне ярты гына сәгатькә булса да кояш чыкмый калмый",-дигән иде. Яңа елның икенче җомгасында Пүкәл авылындагы мәчет ачылышына барганда әнә шул сүзләр кабат хәтердә яңарды. Көне чатнама суык булса да, кояшның саран нурлары битне генә түгел, күңелне...
    476
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 10:30
    Югары Утар авылында гомер кичергән Шәһәрзифа Ибәтуллинага 90 яшь тулды
    6 гыйнварда Югары Утар авылында гомер кичергән Шәһәрзифа Ибәтуллинага 90 яшь тулды. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Шәһәрзифа әби михнәтле чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә кичергән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, алны-ялны белмичә эшләүне дә күп татыган. Алар 1948 елда Шәрифулла Ибәтуллин белән тормыш корып, яшь гаилә Пермь өлкәсенең Кизель...
    404
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 10:16
    Прокуратура кеше хокукларын яклый
    1772 елның 12 гыйнварында Петр I фәрманы белән оештырылган прокуратурага гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Әлегәчә үзгәрмәгән шушы бурычларны район прокуратурасы ничек үти? Прокурор, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов белән әңгәмәбез шул хакта. -Рөстәм Фәһимович, сезнең коллектив бәйрәмне нинди кәеф белән каршылый? -Прокуратура хезмәткәрләре...
    486
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 08:41
    Илзатның мәдәни көндәлеге
    2014 ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикабызда күп кенә чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - беренче тапкыр старт алган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты. Максаты - беренчеләрне республикабызның тарихи- мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралары белән таныштыру. Проектның сайты үз эшен рәсми рәвештә ноябрь аенда...
    480
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 07:12
    "Спайс" кулланып аңын югалткан
    Чаллы шәһәрендә 19 яшьлек Альберт Җиһаншинның югалуы турында хәбәр иткән идек. Кызганыч, егетнең үле гәүдәсен тапканнар.Егетне берничә көн дәвамында эзләделәр. Бүген көндез, ниһаять, мәетенә юлыктылар. Альберт 7 гыйнварда "спайс" куллану аркасында аңсызланып егыла һәм туңып үлә. Шул көннән бирле ул кар өстендә яткан. Альбертның дустын иртәрәк - 8 гыйнварда ук...
    410
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:55
    Прокурорга сорауларыгыз булса
    2015 елның беренче яртысында район прокуратурасы хезмәткәрләренең муниципаль берәмлекләрдә гражданнар белән очрашу һәм кабул итү көннәре (15-17 сәгатьләрдә үткәрелә) 16 гыйнвар - Саба шәһәр җирлеге бинасы (прокурор урынбасары Ләйсән Гаффарова кабул итә) 30 гыйнвар - Арташ авыл җирлеге (прокурор Рөстәм Сәлахов кабул итә) 6 февраль - Олы Нырты авыл җирлеге...
    23
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:53
    Китте барды Ат елы
    Ат елы китте дә барды, Үзенең постын биреп. Урынына Кәҗә килде Бәяләрне күтәреп. Кәҗәнең кирелекләрен Санап бетереп булмый. Ширлек эшләргә ниятләп Мут кына койрык болгый. Бәяңне бик күтәрсәң дә, Кайгырмыйбыз бик алай. Сугыш афәтләре генә Бирмәсен безгә Ходай. Кәҗә елымы, Сарыкмы - Хәерле еллар булсын. Һәрбер йорт куанычларга, Шатлыкка тулып...
    500
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2015 - 06:41
    Казанда машинаңны калдырсаң, штраф түләргә туры килмәгәе
    Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына юлның машиналар йөри торган өлешендә, тукталыш һәм шәһәр урамнарында туктап тору кагыйдәләрен бозып, транспортларын калдырмаска чакыра. Юл читенә куелган автомобильләр җәмәгать транспортлары өчен өстәмә кыенлык, ә кар чистартуда катнаша торган техника өчен җитди каршылык тудыра. Исегездән чыгармагыз, Россия Административ хокук бозу кодексына нигезләнеп, тукталыш һәм...
    505
    0
    0
Реклама