Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар авылында гомер кичергән Шәһәрзифа Ибәтуллинага 90 яшь тулды

6 гыйнварда Югары Утар авылында гомер кичергән Шәһәрзифа Ибәтуллинага 90 яшь тулды. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Шәһәрзифа әби михнәтле чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә кичергән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, алны-ялны белмичә эшләүне дә күп татыган. Алар 1948 елда Шәрифулла Ибәтуллин белән тормыш корып, яшь гаилә Пермь өлкәсенең Кизель...

6 гыйнварда Югары Утар авылында гомер кичергән Шәһәрзифа Ибәтуллинага 90 яшь тулды. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Шәһәрзифа әби михнәтле чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә кичергән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, алны-ялны белмичә эшләүне дә күп татыган. Алар 1948 елда Шәрифулла Ибәтуллин белән тормыш корып, яшь гаилә Пермь өлкәсенең Кизель шәһәрендә шахтада эшлиләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Соңыннан Югары Утар авылына күченеп кайталар. Балалары җәмгыятьнең төрле тармакларында хезмәт итәләр. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Шәһәрзифа Ибәтуллина бүгенге көндә Шәмәрдәндә кызы Раилә тәрбиясендә гомер кичерә. Аны 90 яшьлек олы юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев