Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура кеше хокукларын яклый

1772 елның 12 гыйнварында Петр I фәрманы белән оештырылган прокуратурага гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Әлегәчә үзгәрмәгән шушы бурычларны район прокуратурасы ничек үти? Прокурор, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов белән әңгәмәбез шул хакта. -Рөстәм Фәһимович, сезнең коллектив бәйрәмне нинди кәеф белән каршылый? -Прокуратура хезмәткәрләре...

1772 елның 12 гыйнварында Петр I фәрманы белән оештырылган прокуратурага гаделсезлек, ришвәтчелек, законсызлык, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе куела. Әлегәчә үзгәрмәгән шушы бурычларны район прокуратурасы ничек үти? Прокурор, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов белән әңгәмәбез шул хакта.

-Рөстәм Фәһимович, сезнең коллектив бәйрәмне нинди кәеф белән каршылый?

-Прокуратура хезмәткәрләре көне ел башына туры килә. Бәйрәм кәефе былтыргы эш нәтиҗәләренә бәйле. Бурычларыбызны үти алганбыз икән, димәк, кәеф тә яхшы. 2014 ел шактый катлаулы булды. Законнарның үтәлешен тәэмин итүдә күп эш башкарылды. Гомумкүзәтчелек тикшерүләре барышында прокуратура закон бозуларның 1180 очрагын ачыклады, 245 законсыз хокукый актка протест белдерелде, судка барысы 3,2 миллион сум акчаны (шуның 1,1 миллион сумы вакытында түләнмәгән хезмәт хакы) эзләп алу өчен 316 дәгъва гаризасы җибәрелде, хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре адресына 547 гариза кертелде, 629 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокуратураның яраштыру роле нәтиҗәсендә районда җинаятьчелекнең 39,8 процентка кимүендә әйтергә кирәк.

-Хәзер экстремизм һәм коррупция характерындагы җинаятьләрне ки­сә­тү­гә игътибар нык артты. Бу юнәлештә ниләр эшләнде?

-Милләтара мөнәсәбәтләргә, экстремизмга һәм террорга каршы торуга, миграциягә кагылышлы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында районда кануннарны бозуларның 140тан артык очрагы ачыкланды һәм гаеплеләргә тиешле чара күрелде. Коррупияле характердагы җинаятьләр дә күбрәк кисәтелде. Әйтик, 2013 елда андый 2 факт билгеле булса, былтыр 10 очрак фаш ителде. Кыңгыр эштә тотылучылар тиешле җәза алдылар. ЮХИДИ хезмәткәрләренә 30 мең сум ришвәт тәкъдим итүчене суд - 450 мең, "права"сыз килеш машина йөрткән өчен 5 мең сум акча төртеп җаваплылыктан качарга тырышучыны 75 мең сум күләмендә штрафка тартты. Җәй көне Олы Кибәчедә С. ындыр табагыннан 70 килограмм ашлык урлап тотыла һәм участок вәкаләтлесенә 3 мең ришвәт бирергә тели. Суд аңа карата да 45 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды. Моннан тыш прокуратура "АПК үсеше" өстенлекле милли проект кысаларында бирелгән кредитны өлешчә процентын кайтару өчен ялган ветеринария белешмәләре алучыларның да эзенә төште. Шулай ук ялган документ нигезендә социаль иминият фондыннан 780 мең сум иминият түләве алган Лесхоз кешесенә карата да җинаять эше кузгаттык.

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Эшкә урнаша торып эшсезлек пособие алу дәвам иткән өч кешене дә, кем әйтмешли, чиста суга чыгардык. Җыеп әйткәндә, без капчыкта ятмый, барыбер тишеп чыга.

- Район халкы хокукларын яклауда төп ышанычы итеп прокуратура органнарын күрә һәм мөрәҗәгать итә, шулаймы? (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев