Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районында илленче мәчет ачылды

Моннан бер-ике ел элек Шәмәрдән мәчете ачылышында элеккеге мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый "Җомга көнне ярты гына сәгатькә булса да кояш чыкмый калмый",-дигән иде. Яңа елның икенче җомгасында Пүкәл авылындагы мәчет ачылышына барганда әнә шул сүзләр кабат хәтердә яңарды. Көне чатнама суык булса да, кояшның саран нурлары битне генә түгел, күңелне...

Моннан бер-ике ел элек Шәмәрдән мәчете ачылышында элеккеге мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый "Җомга көнне ярты гына сәгатькә булса да кояш чыкмый калмый",-дигән иде. Яңа елның икенче җомгасында Пүкәл авылындагы мәчет ачылышына барганда әнә шул сүзләр кабат хәтердә яңарды.

Көне чатнама суык булса да, кояшның саран нурлары битне генә түгел, күңелне дә җылыта кебек. Авылга килеп керүгә дә иң беренче булып кояш нурларында елык-елык җемелдәүче айлы манарага күз төште. Мәчетнең архитектурасы да кызыклы, башка авыл гыйбадәтханәләреннәң аер­малы буларак, аның манарасы михраб өстендә, мәчетнең алгы кыйбла тарафында урнашкан. Әнә, матур, затлы итеп кызыл кирпечтән корылган гыйбадәт йортын авыл халкы уратып алган. Һәркемнең йөзеннән шатлык бөркелә, кайбер өлкән апалар кулъяулык чите белән күз яшьләрен дә сөрткәләп ала. Изге йортның ишекләре ачылганны олысы да кечесе дә зур түземсезлек белән көтә. Чөнки мәчет төзелешенә һәркемнең дә өлеше кергән. Иганә акчасына өстәп, иш янына куш булыр дип, күрше авылларда концертларга кадәр күрсәтеп сәдака җыйганнар. Изге эшкә ниятләгәннән соң, ел ярым вакыт узуга, шундый матур, мәһабәт бина калкып чыккан. Мәчет салу теләге белән иң элек шушы авыл кияве Нәкыйп ага Талипов чыккан. Җәмәгате Гөлсем апа бу турыда сөйләгәндә горурлыгын яшерми: "Пүкәлне бик якын итте ул, мине генә түгел, туган авылымны да яратты, кешеләрен хөрмәт итте. Шушы матур, туганлыкны олылап яшәүче авылга мәчет салдырыр идем, бөртекләп җыйган акчаларымны бирәм, хәерле сәгатьтә булсын", - диде картым һәм Аллаһының рәхмәте белән эш башланып китте. (Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X